+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
26 гыйнвар 2016, 02:00

26 гыйнвар. Азатлык һәм бәйсезлек бәйрәме!

XVIII гасырда куәтле диңгез флоты булган Көнбатыш Европа илләре Азия, Латин Америкасы, Африка дәү­ләтләрен колонияләштерә башлый. Һиндстан XVIII гасырдан алып XX гасыр уртасына кадәр Бөек Британиягә буйсынып яшәргә мәҗбур була.

Туктаусыз көрәштән соң, 1947 елда, Һиндстан бәйсезлек яулый. 1950 елның 26 гыйнварында Һиндстан Конституциясе кабул ителә. Нәкъ шушы көн Һиндстанда Республика көне буларак билгеләнә.

Бәйрәм тантаналарын илнең бөтен халкы киң билгели. Дәһлидә төп бәйрәм чаралары Радж Патх проспектында, Президент сараенда һәм Һиндстан капкаларында үтә. Тантаналы йөрештә мәктәп укучылары, халык биючеләре, оркестрлар катнаша. Кораллы Көчләр парадына ил сагында торучы сугыш техникасы, Хәрби-һава көчләре самолетлары җәлеп ителә. Чара төрле музыкаль номерлар белән тыгыз үрелеп бара һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе санала.

Әйткәндәй, Былтыр Күгәрчен районы Морадым үткелендә республика журналистларының җәйге фестивале “Журфест-2015” Уфада үтәсе ШОС һәм БРИКС саммитларына багышланды. Шушы уңайдан фестивальгә Гана (Африка), Кытай һәм Һиндстан вәкилләре дә килде. “Кызыл таң” гәзите чарада Һиндстан кунакларын озатып йөрде. Башкортстан дәүләт медицина университеты студентлары Никхел белән Нирҗа Сури сәяхәттән бик канәгать калды.
Читайте нас: