+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
26 гыйнвар 2016, 02:00

26 гыйнвар. Остаз

Бүген фотохәбәрче Әгъләм Зараевка 90 яшь тулган булыр иде. Аның хакында “Республика Башкортостан” гәзите фотохәбәрчесе, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәиф Бадыйков сөйли:

— Фотога төшерергә бала чактан ук хыялландым. Яшьли генә Уфага килгәч, хыялыма якынайдым. Моңа ике факт йогынты ясады. Беренчедән, тележурналист Виктор Мушкин оештырган фототүгәрәккә йөрдем, икен­чедән, яшьтән үк Әгъләм Зараев белән танышу, озак еллар аралашу бәхете тиде.

Армиядән соң Уфадагы 3нче төзелеш трестында электрик булып эшли идем. К. Маркс урамында “Ирәндек” кибете төзелгән вакыт. Күрәм — бер абзый ике төзүчене утыртып куйган да фотога төшерә. Фотоаппаратлары да берничә, берсен ала, берсен куя. Бу — данлыклы Әгъләм Зараев булып чыкты.

Республиканың төп өч гәзитендә — “Совет Башкортостаны”нда, “Советская Башкирия”дә һәм “Кызыл таң”да бер үк вакытта эшләгән өч фотожурналист матбугатта аеруча тирән эз калдырды. Болар — Бөек Ватан сугышы ветераннары Анатолий Виноградов, Марат Герасимов һәм Әгъләм Зараев.

Еллар үтү белән мин дә “Вечерняя Уфа”га эшкә килдем. К. Маркс урамындагы фотолабораториядә Әгъләм абый белән эш урыннарыбыз янәшә булды. Эшкә фанатларча бирелгән, уңган, пөхтә, югары җаваплылык тоючы, ярдәмчел һәм кешелекле зат. Эш дигәндә ашау-эчүен дә оныта, аның каравы, авызыннан тәмәкесен төшер­ми иде.

Әгъләм абыйның холык-фигыленә һәм эшенә бәйле бик күп мәзәкләр дә йөрде. Мәсәлән, районга килеп төшү белән: “Мин снимать итәргә килдем”, — дип сүз башлавыннан, кайсыбызны эштән бушатырга җыена икән, дип, җитәкчеләр каушап төшә икән.

Белешмә.
Матбугат тарихына Әгъләм Зараев булып кереп калган Әгъләметдин Зарафетдин улы Зарафетдинов Балтач районының Уразай авылында туган. 17 яше тулып кына килгәндә сугышка алына. Җиде ел ярым хәрби хезмәттә була. 1950 елның сентябреннән 1986 елның мартына кадәр — “Кызыл таң” гәзите фотохәбәрчесе. Башкорт­станның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. 82 яше тулып килгәндә вафат булды.
Читайте нас: