+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
28 гыйнвар 2016, 02:00

27 гыйнвар. Бүген дә уңалмаган яра

27 гыйнварда “Русиянең хәрби дан көне. Ленинград блокадасын өзү көне” билгеләнә. Ленинград блокадасы Русия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн (1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр) дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы бүген дә үзен сиздереп тора.

Дәһшәтле 1941 елның 8 сентябрендә камалышта калган ленинградлыларның 900 көнгә якын барган көрәшен, мөгаен, тарихчыларыбыз да бәян итеп бетерә алмый торгандыр. Ленинград блокадасы 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзә. Блокада башланганда Ленинградта ике миллион ярым кеше яшәгән, шуларның 400 меңе – балалар.

Ленинградлылар арасында гаиләләре белән үлүчеләр күп булган. Хәзерге вакытта Санкт-Петербургның тарих музеенда сакланучы Таня Савичеваның көндәлеген тетрәнмичә укып булмый: “Женя 1941 елның 28 декабрендә көндезге сәгать 12дә үлде. Әбием 1942 елның 25 гыйнва­рында көндезге сәгать 3тә үлде. Лека 1942 елның 17 мартында иртәнге сәгать 5тә үлде. Вася абый — 1942 елның 13 апрелендә төнге сәгать 2дә. Лёша абый — 1942 елның 10 маенда көндезге сәгать 4тә. Әни — 1942 елның 13 маенда иртәнге 7.30да. Савичевлар үлделәр. Барысы да үлде. Таня үзе генә калды”.

1941 елның ноябрь ахырында Ладога күле өстеннән автомобиль юлы салынган. Халык аны “тормыш юлы” дип атый. Боз өсте буйлап самолёт һөҗүме һәм артиллерия уты астында шәһәргә азык-төлек, медикаментлар, ягулык кертелә. “Тормыш юлы” буйлап картлар, балалар – илебезнең төрле почмакларына, шул исәптән Башкортстанга да озатыла.

Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан сугышчыларга шәһәрдә һәйкәл куела, “За оборону Ленинграда” медале тапшырыла.

2015 ел башына булган мәгълүматлар буенча, Башкортстанда Ленинград блокадасын кичергән 153 кеше гомер кичерә.
Читайте нас: