+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
28 гыйнвар 2016, 02:00

27 гыйнвар. Башкортстан спортының горурлыгы

Бозда мотоузышлар буенча алты тапкыр дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры, Башкорт АССРының атказанган физкультура хезмәткәре, халыкара категорияле судья, Башкортстан спортының горурлыгы Габдрахман Кадыйровка 27 гыйнварда 75 яшь тулган булыр иде.

— Габдрахман – Башкортстан һәм Советлар Союзы спортына зур өлеш керткән кеше, үз заманының иң билгеле спортчыларының берсе иде, — ди аның хатыны, Башкортстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова. — Үзе өчен түгел, ил өчен янып яшәде. Зур шәхес булуына карамастан, гади булып кала белде, туганнары, дуслары өчен ачык булды, кем мөрәҗәгать итсә дә, ярдәмләшергә тырышты, үзебезнең сәнгатькә, телебезгә мөкиббән киткән кеше иде. Гомумән, бик кешелекле булды, үзе өчен күкрәк сугып дан даулап йөрмәде.

Аны күп җирләргә чакырдылар. Мәскәүгә, Польшага, Швециягә, аңа зур уңышлар китергән Германиягә китү мөмкинлеге булса да, ул туган җирен, Башкортстанын алыштырмады, үз халкына тугры булып калды.

Без, артистлар, чит илләрдә гастрольләрдә бул­ганда, Башкортстаннан икәнлегебезне белгәч: “Бу бит Габдрахман Кадыйровның туган җире!” – дип әйтәләр иде. Габдрахман Кадыйров чорында мотоспорт Башкортстан бренды иде, Советлар Союзының җыелма командасы да күпчелек Башкортстан спортчыларыннан тора иде.
Читайте нас: