+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
28 гыйнвар 2016, 02:00

28 гыйнвар. “Челленджер” фаҗигасе

“Челленджер” – NASAның күп тапкыр кулланыла торган космик транспорт корабы. NASA исә Американың галәмне тикшеренүләр идарәсе, гадиләштереп әйткәндә, космос агентлыгы.

Космоска күп тапкыр оча ала торган “Челленджер” корабы 1983 елның 4 апрелендә старт ала. Барлыгы 9 тапкыр уңышлы очыш ясаганнан соң, 1986 елның 28 гыйнварында һәлакәткә тарый. Старт алып, 73 секунд узгач, ягулык баклары зарарланып, аэродинамика бозыла, нәтиҗәдә кораб 20 километр биеклектән суга килеп төшә. Экипаж – барлык җиде астронавт та һәлак була. Алар арасында беренче тапкыр – Криста Маколифф исемле укытучы хатын-кыз да оча. Криста ул чактагы Президент Рональд Рейган башлангычы белән халык арасыннан космоска очу хокукы өчен үткәрелгән бәйгедә җиңгән була. Аңа Американың милли герое исеме бирелә. Кеше фаҗигасен искә алмаганда, “Челленджер” һәлакәте 8 миллиард доллар күләмендә дип бәяләнә. Бу космос тарихына иң зур фаҗига булып кереп кала.

Советлар Союзында да күп тапкыр оча ала торган космик ракета эшләнә. “Буран” исемле ул кораб 1998 елның 15 ноябрендә уңышлы старт алып, космоска күтәрелә һәм Җир тирәли ике тапкыр әйләнгәннән соң “Юбилейный” аэродромына төшә. “Буран” корабы башкача кулланылмый.
Читайте нас: