Бу көнне борынгы славяннар Морозга – байлык һәм иминлек илаһы Велесның кышкы чагылышына – табынган. Кар кызы (Снегурочка) исә – Мороз һәм Кар патшабикәсенең (Мара һәм Кощейның кызы) кызы ул. Кайбер риваятьләр буенча, мәхәббәт алиһәсе Лельның тәэсире белән Кар кызы кеше затына гашыйк була. Шул сәбәпле Яз килү белән Төньякка очып китми кала. Һәм Кояш нурлары көчәя башлау белән эреп юкка чыга.
Мәҗүси славян мифларына ярашлы, борынгы Суык бабай белән Кар кызы Үлеләр илендә боз йортта яши. Ул илгә тылсымлы кое аша үтеп керергә мөмкин, ди.
Соңгы елларда Суык бабай белән Кар кызы образлары киңкүләм мәдәнияттә аеруча актив кулланыла. 1999 елдан, имеш тә, алар Вологда өлкәсенең Великий Устюг шәһәрендә яши. Сүз уңаеннан шунысы да мәгълүм булсын: көн-батыш илләре мифологиясендә Кар кызы да, Санта Клаусның хатын-кыз затыннан иптәше дә юк.