+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
2 февраль 2016, 02:00

2 февраль. Күрәзәче сөркә

Ничек кенә озын тоелмасын, кышның соңгы аена да аяк бастык. Елның иң кыска ае тиз генә узып китәр ул, тик менә яз ялындырмасмы? Кемнән генә белешәсе?! Моны Америка һәм Канадада сөркәдән сорыйлар, алай гына түгел, бу көнне Сөркә көне буларак билгелиләр.

Бүген алар үз өненнән чыгучы сөркәләрне кү­зә­тә. Әгәр көн болытлы булып, сөркә оясыннан чыкканда үз күләгәсен күрмәсә, димәк, кыш тиз тәмам­лана һәм яз иртә килә. Әгәр көн кояшлы бу­лып, сөр­кә үз күләгәсеннән куркып янә өненә ке­реп кач­са, кыш тагын 6 атнага сузылачак. Аме­риканың кайбер штатларында бу метеоролог җән­лекләргә багышланган фести­валь­ләр үтә, анда күпләп туристлар җыела.

Бездә сөркә өннәре әлегә кар белән капланган, әмма алардан башка да билгеле — безнеңчә карны кайчан нечкә билле җилләр сузылып ятып ашап бетерә, шунда яз була!
Читайте нас: