+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
2 февраль 2016, 02:00

3 февраль. Безнең партия!

3 февраль Вьетнамда Коммунистлар партиясе оештырыл­ган көн буларак билгеләп үтелә. Вьетнам Коммунистлар партиясе — илнең бердәнбер һәм идарәче партиясе. Кайбер чыганаклар аны “Марксизм-ленинизм коммунист­лар партиясе” дип атый, ә Вьетнам матбугаты һәм халкы горур­ланып “безнең партия” ди.

1930 елның 3 февралендә Гонконгның Колона шәһәрендә үткән конференциядә Хо Ши Мин (1890-1969) һәм Кытайда яшәүче башка сөргенгә озатылган кешеләр Вьетнам Коммунистлар партиясе төзи. Коминтерн вәкиле Хо Ши Мин конференция рәисе була. Коминтерн кушуы буенча пар­тиянең беренче пленумында ул Һиндкытай коммунистлар партиясе итеп үзгәртелә.

1945 елда партия рәсми ябыла. Бу партия­нең коммунистик юнә­леш­ле булуын яшерү өчен эшләнә. 1951 елда ул Вьет­нам эшчеләре партиясе исеме астында яңа­дан эшли башлый. 1976 елда үткән IV партия Конгрессында Вьетнам Коммунистлар партиясенә нигез салына. Ул елда партия сафында 1 миллион 554 мең кеше торса, әлеге көндә алар саны 3,5 миллион.
Читайте нас: