+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
2 февраль 2016, 02:00

Җиһанга һәрчак омтылган галәмгә ашкынган кеше!

Совет планетаара “Луна-9” автоматик станциясенең дөньяда беренче булып Айга төшүенә 50 ел.Күк йөзендә һәрчак серле булып йөзгән, аның өслегендә төрле халыклар төрле сурәт-образлар күргән, бик күп риваять-легендаларда телгә алынган, әдипләрне җыр-шигырьләр язуга илһамландырган Ай кешеләрне борынгы заманнардан ук кызыксындырган. Безнең эрага кадәр II гасырда Гиппарх Айның күктәге хәрәкәте буенча тикшеренүләр алып барса, инде безнең эраның II гасырында аның теориясен астроном Клавдий Птолемей үстерә һәм “Альмагест” дигән хезмәт яза. 1609 елда Галилей телескоп уйлап тапкач, Айны өйрәнүдә зур прогресска ирешелә, ә 1651 елда Джованни Риччиоли Айның беренче картасын төзи, шушы ук галим Айдагы кратерларга билгеле шәхесләрнең исемнәрен бирә башлый.

Астрономик күзәтүләрдә фото­графияләр файдаланыла башлагач, XIX гасырның урталарыннан, Айны өй­рәнүнең яңа чоры башлана. Бу инде җентекле фотосурәтләр буенча Җир юлдашының өслеген бөртекләп ана­лизлау мөмкинлеге бирә, ә 1881 елда Пьер Жансен “Айның фотографик атласы”н төзи.

Космик эра башлангач, безнең Ай турындагы мәгълү­матларыбыз шактый тулыланды: андагы туфракның составын Җиргә алып кайтып өйрәнделәр, Айның арткы ягының да картасы төзелде.

Айга иң беренче булып планетаара “Луна-2” автоматик станциясе 1959 елның 13 сентябрендә барып җитте, шул ук елда “Луна-3”, Айны әйләнеп очып үтеп, аның арткы, Җирдән күренми торган ягын фотога төшерде.

Дөнья тарихында Айга иң беренче булып “йомшак” төшеп утыру миссиясен 1966 елның 3 февралендә советлар иле­нең “Луна-9” автоматик станциясе тормышка ашырды һәм, шулай ук дөнья­да беренче булып, Айның панорамасы фотоларын Җиргә тапшырды. Ә икенче көнне, 4 февральдә, СССРның бар­лык киң­күләм мәгълүмат чаралары совет фәне һәм техни­касының яңа һәм искиткеч казанышы турында бөтен дөньяга хәбәр таратты: “1966 елның 3 февралендә, Мәскәү вакыты бе­лән 21 сәгать 45 минут 30 секундта, 31 гыйнварда очырып җибәрелгән “Луна-9” автоматик станциясе Ай өслегенә, аның Давыллар океаны районында, Рейнер һәм Марий кратерларыннан көнба­тыштарак йомшак итеп төшеп утырды”.

Совет модуленең авырлыгы 99 килограмм була, эченә элем­тәнең теле- һәм радиосистемалары, идарә, кондиционер җи­һаз­лары, энергия чыганаклары һәм камералар урнаштырыла. 3,5 тәүлек очканнан соң, төшеп утыруга 48 секунд һәм Айга 75 чакрым кала, секундына 2600 метр тизлек белән очкан модульне акрынайту җайлан­масы эшкә кушыла.

Аппаратның Ай өслегендәге актив “гомере” 46 сәгать 58 минут 30 секунд дәвам итә, шушы вакытта гомум дәвамлылыгы 8 сәгать 5 минут булган җиде радиосеанс оеш­тырыла. Җибә­релгән фотоларда Ай өслегендә нинди туфрак булуы, 1500 метрга кадәр офык аермачык күренә, ә телевизион тапшырулар юлдаш өслеге төрле дәрәҗәдә яктыртылган вакытта дүрт тапкыр үткәрелә. Болар Ай өслеге структурасы турындагы фаразларны расларга, микрорельефны, чокыр һәм ташларның рәвешен һәм зурлыгын җентекле өйрәнергә, Ай өслегенә махсус аппарат белән төшеп утыру мөмкин, дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

“Луна-9” станциясе академик Сергей Королев җитәкчелегендә эшләнә һәм Айга космонавтика легендасы вафат булганнан соң 20 көн үткәч төшеп утыра, шуңа күрә бу аппарат Айда С. Королевка мәңгелек һәй­кәл булып калды.

Шулай итеп, 60нчы еллар уртасында җиһанны үзләштерү­дә АКШның СССРдан күпкә калышуы аңлашыла. Шуннан Президент Дж. Кеннеди “Кешенең Айга аяк басуы 1970 елга кадәр булачак” дип белдерә һәм НАСА Айга кеше очыру буенча берьюлы берничә программа өстен­дәге эшен активлаштыра. Ул прог­раммаларның иң уңыш­лысы “Аполлон” дип атала. 1968 ел­ның де­каб­рендә астронавтлы “Аполлон-8” Айны урап очып кайта, 1969 елның маенда Айга төшми генә “Аполлон-10” белән репетиция ясап кайткач, шул ук елның 20 июлендә “Аполлон-11” белән очкан астронавтлар беренче булып Айга аяк баса. 21 июльдә Ай өслегенә беренче булып баскан кешенең исеме билгеле була: Нил Армстронг – башта, икенче булып Эдвин Олдрин төшә, экипаж­ның өченче әгъзасы Майкл Коллинз орбиталь модульдә кала. Бу җиһан сәфәреннән алар Җиргә 21,5 килограмм туфрак алып кайта.

Моннан соң инде Айга Советлар Союзын­нан да, Америкадан да очышлар бик күп була. Ялкыткыч фәнни терминнарны читкә куеп, аларның кызыклырак тоелганнарына тукталыйк.

Айның туфрагын кешеләр кулы белән җыеп түгел, автоматик аппарат үзе алып кайтуы 1970 елның сентябрендә безнең “Луна-16” станциясе өлешенә төшә. Шул ук елның ноябрендә дөньяда иң беренче планетаход — безнең “Луноход-1” Ай өслегенә төшерелә һәм уңышлы эшләп китә.

1971 елның июлендә, американнар Айга дүртенче тапкыр аяк баскач, алар анда “Ай автомобиле”н сынап карый.

1973 елның гыйнварында безнекеләр Ай өслегенә “Луноход-2”не төшерә. Ул беренче төрдәшеннән тизрәк (сәгатенә 340 метр) йөри һәм дүрт айда барлыгы 37 чакрым ара үтә.

1974 елның 9 августында безнең “Луна-24” ике метр да алтмыш сантиметр тирән­лек­тән алып кайткан туфракта Айда су бул­ган­лыгын ышанычлы итеп расларлык дә­лил­ләр табыла, американнар исә моны 1994 елның гыйнварында — 20 ел үткәч кенә дәлилли ала!

Ә бүгенге көннәрдә Айны өйрәнү буенча тикшеренүләр ничек һәм кемнәр тарафыннан алып барыла соң?

1990 еллардан моңа кадәр СССР белән АКШ кына “хуҗа” булган җиһанга башка илләр дә аяк басты. Шулардан иң беренче­ләрдән булып Япония уңышка иреште, 1990 елда ул — “Хитен”, 1998 елда “Нодзоми” аппаратларын очырды, 2007 елда җиһанга озатылган “Кагуя” белән аның ярдәмче станция­ләре “Окина” белән “Оюна” да юл алды. Шул ук елда Кытайның — “Чанъэ-1”, бер елдан Һинд­станның “Чандраян-1” станция­ләре Айга очты. 2010-14 елларда Кытай тагын берничә аппарат очырды, ә Япония 2018 елга планлаштыра. Әлбәттә, бу елларда АКШ та тик ятмады, төрле тә­гаен­ләнештә булган берничә зонд һәм станция очырды.

Америка — үзенең “Аполлон”, ә СССР “Луна” проектларын япкач, җиһан бераз тынып калган иде. Ләкин гасыр башында Кытай Айны өйрәнү генә түгел, луноход һәм экспеди­цияләр җибәреп, анда даими эшләү­че базалар төзергә ният­ләү программасын да игълан иткәч, башка “космик державалар” янә йокыларыннан уянды. Киләчәктә Айга экспеди­цияләр оештырырга планнары турында Русия, Европа, Һиндстан, Япония белдерделәр, ә 2004 елда Президент Дж. Буш АКШның 2020 елга Айда беренче базалар төзүгә юнәлтелгән “Созвездие” программасын гамәлгә ашыра башлавы турында игълан итте, ләкин 5 елдан ул программаны Барак Обама кире какты.

Япония исә киләчәктә Айны роботлар ярдәмендә өйрәнергә планлаштыра. Русия башта Айны — “Луна-Глоб” автоматик стан­цияләре, аннары 2020 һәм 2022 елларда “Луна-Ресурс-2” һәм “Луна-Ресурс-3” луноходлары белән өйрәнүне, алар җыйган туфракны 2023 елда “Луна-Ресурс-4” белән алып кайтуны үз эченә алган күпэтаплы программа башлаячак, аннары инде 2030 елларда космонавтларын экспедицияләргә җибәрә­чәк. Әлеге вакытта илебездә энтузиаст инженерлар тарафыннан төзелүче спутник та, бәлки, шушы программага кушылып китәр.

Шунысы да игътибарга лаек: Айны өйрәнү белән соңгы вакытларда шәхси компанияләр дә кызыксына башлады. Бу максатта кечкенә луноход төзүне күз уңында тотучы бөтендөнья конкурсы игълан ителгән иде, анда төрле илләрдән, шул исәп­тән Русиядән дә, берничә команда катнаша. 2014 елда беренче шәхси станция дә барлыкка килде. Башта безнең “Союз” җиһан корабларының яңартылган төрләрен, соңрак эшләнәчәк универсаль “Русь” корабларын файдаланып, җиһан туризмын үсте­рү программаларын да гамәлгә ашыру планы бар. Боларын инде без дә күреп өлгерербезме, әллә инде безнең балалар һәм оныклар гына күрерме, әлегә билгесез. Шулай да соңгы елларда техник прогрессның кискен алга сикереш ясавыннан бу өметләрнең озакламый тормышка ашуына ышанырга мөмкин, дигән нәтиҗә ясарга була. Ярар, монысын инде вакыт күрсәтер.
Читайте нас: