+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
4 февраль 2016, 02:00

5 февраль. Финляндиядә Рунеберг көне

Йохан Людвиг Рунеберг (1804-1877) – Финляндия шагыйре. Ул 1804 елның 5 февралендә дөньяга килгән. Рунеберг – илдәге иң күренекле әдәбият әһелләренең берсе. Аның сүзләренә 900дән артык җыр язылган, аларны 320 композитор иҗат иткән. Авторның “Maamme” шигыренә хәтта 20 тапкыр көй язылган. Шулар арасыннан Фредрик Пасиус язганы 1848 елдан ил гимны булып китә. Финляндиядә күренекле шәхесләрнең туган көннәрен билгели башлагач, ул 1950 елдан рәсми көн статусын ала.

1987 елдан 5 февральдә Финляндиядә Рунеберг исемендәге әдәби премия тапшырыла. Бу көнне кунакларны Рунеберг пироглары белән сыйлау гадәте дә бар. Ул шагыйрьнең хатыны рецепты буенча пешерелә. Легендаларга караганда, шагыйрь татлы азыклар яраткан, һәр көнен шушы пирог ашаудан башлаган. 5 февраль хәзер илдә ял көне түгел, тантаналы көн буларак кына билгеләнә.
Читайте нас: