Апокриесның иң югары ноктасы булып пәнҗешәмбе – Цикнопемти исәпләнә. Бу көнне греклар туйганчы кыздырылган ит ашый, чөнки моннан соң Бөек Пост башланып, итле ризыклардан тыелып торырга туры килә. Шуңа күрә һәммәсе дә “Хуш, ит!” дип кычкырырга тиеш.
Грек авылларында бу көнне дуңгыз суеп, аның күкрәгенә тәре уеп, шунда өч күмер салып кыздыралар һәм бергәләп ашыйлар. Барысы да бер-берсенә бәхет тели, балалар пешкән бавыр белән сыйлана. Халык күңелле такмаклар (хәтта оятсызларын да!) җырлап, төрле театр тамашалары куя. Бөтен җирдә шатлык рухы хакимлек итә. Бәйрәм ярлы халыкның кайгыларын, тормыш мәшәкатьләрен оныттыра. Иң кызыгы шунда: ирләр карнавалда – хатын-кыз булып, гүзәл затлар ир-егет булып киенә. Балалар юл өстендә зур учаклар яга. Аннары һәммәсе дә бергәләшеп шәһәр, авыл урамнарын урыйлар. Элек бу көннәрдә күпләп шәраб эчелгән, җенси тотанаксызлык күренеше булган оргияләр узган. Әйткәндәй, “вакханалия” сүзе шуннан калган.
Бәйрәм Чиста Дүшәмбе – кырык көнлек Бөек Пост башланган көнне тәмамлана. Әйткәндәй, христиан дине апокриес үткәрүне хупламый, чөнки бәй-рәм тамырлары белән мәҗүсилеккә барып тоташа.