Саамнар күл һәм елга хуҗалары дип исәпләнгән рухларга табына. Ташларны изге саныйлар. XX гасыр башына кадәр һәр гаиләдә тукымага төрелгән таш – илаһ саклаган.
Саамнар, шулай ук, сейдларга табына. Бу – бик кызыклы күренеш, чөнки гади генә агач төбе дә, кеше ясаган таш конструкция дә, җирдәге мүк тә сейд була ала. Иң билгеле саам сейды да шул ук мүк. Саамнар фикеренчә, сейд ул – аерым урындагы рух. Бу – таш, агач төбе, яки мүк үзе түгел, ә аларда яшәүче рух. Саамнар аларга корбан китергән.
Бу халыкның им-томчы, сихерче, шаман, жрец ролен үтәүче руханилары (нойда, нойд, кебун) булган. Алар шаманлык итү – камлау (урыс теленә “камланье” рәвешендә кергән) юлы белән күрәзәчелек иткән, авыруны савыктыру өчен һәм башка эшләргә рухларны ярдәмгә чакырган. Бу руханилар камлау өчен шөлдерле барабан (каннус, кобдас), яки махсус билбау (почень) кулланган.