+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
4 февраль 2016, 02:00

5 февраль. Тәхет варисы турында указ

Петр Iнең оныгы, ягъни царевич Алексей Петровичның улы Петр II Алексеевич Петр I һәм Екатерина Iнең улы Петр Петрович белән бер елда туа. Әтисе хөкем ителеп, Петропавел кальгәсе зинданында һәлак булгач, Петр II Алексеевичның Русия тәхетенә утыру мөмкинлеге булмый. Ләкин көтмәгәндә Петрның икенче никахтан туган улы Петр Петровичның үлеме нәтиҗәсендә царевич Алексей Русия таҗына бердәнбер законлы варис булып кала.

Оныгына тәхетне бир­мәс өчен Петр I 1722 елның 5 февралендә “Тәхет варисы турында указ”га кул куя. Аңа ярашлы, император варисны үзе билгели.

Тарихтан билгеле булуынча, бу указ кәгазьдә генә кала. Русия патшаларының ничек алмашынуы турында барыбызга да мәгълүм, бу хакта бик күп китаплар чыкты һәм кинофильмнар төшерелде.
Читайте нас: