+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
6 февраль 2016, 02:00

6 февраль. Әйдә, дустым, ресторанга...

Яңа ел бәйрәме артта калды, 23 февральгә кадәр ару гына вакыт бар, ә сезнең бүген үк бәйрәм итәсегез, биисегез, котырып уйныйсыгыз киләме? Шулай икән, ресторанга, кафега яисә бәләкәй генә берәр барга рәхим итегез! Чөнки бүген аларда бәйрәм, бүген — барменнар көне.

Бу дата очраклы сайланмаган, шушы көнне бөек христиан апостол­ларының берсе — Изге Аманд көне дә билгеләнә. Ә ул шәраб ясаучылар, сыра кайнатучылар, сату итү­челәр, шулай ук рестораторлар һәм барменнар яклаучысы. Шуңа күрә Изге Аманд көне — күп илләрдә барменнар һәм рестораторларның һөнәри бәйрәме.

Әлеге бәйрәм безнең илдә дә популярлашып китте. Кагыйдә буларак, күңел ачу биналарында бу көнне барменнар арасында иң яхшы коктейльгә бәйгеләр, тематик конкурслар һәм уеннар, килү­челәр өчен “салмыш” биюләр һәм “шәраб” викториналары үткәрелә. Шулай ук ан­да төрле шә­раблар һәм башка эчем-лекләрнең килеп чыгу та­ри­хы һәм, әлбәттә, аларны тәмләп карау мөм­кинлеге бирелә.

Барменнарның үз бәйрәме юкка гына булдырылмаган. Бу һөнәр беренче карашка гына гади һәм җиңел кебек тоела, чынында исә, авырлыгы буенча автобус йөртүче, укытучы һәм янгын сүндерүчеләрнекеннән һич тә калышмый. Кайчак барменнар тәү­лек әйләнәсенә аягөсте торырга мәҗбүр. Җитмәсә, аларга яхшы психолог булып, исерә төшкән клиент­ларның моң-зарын тыңларга һәм файдалы киңәш бирергә туры килә. Оста­лыкның югары ноктасы — беренче караштан клиентның яраткан эчемлеген билгеләү. Шулай булгач, алга, барменнарның шатлыгын уртаклашырга!
Читайте нас: