Үзенчәлекле, үтә җаваплы һөнәрнең үз тарихы бар. Русиядә 1711 елда хәрби көчләрне карталар белән тәэмин итүче часть оештырыла. Петр I чорында Мәскәүдә Математика һәм навигация фәннәре мәктәбе ачыла. Анда астрономнар, геодезистлар һәм топографлар әзерлиләр. 1797 елда шул чордагы бөтен топография мәгълүматларын тәртипкә салучы карталар депосы ачыла. 1812 елда ул хәрби-топография депосы итеп үзгәртелә. Шул ук елның 8 февралендә хәрби топография эше өчен положение раслана. Нәкъ шушы дата Русиядә хәрби топографлар көне буларак билгеләнә.
Бүген хәрби топографлар ясалма юлдашлар, самолетлар ярдәменнән файдалана. Техника алга китүенә карамастан, уңыш нигезе белгечләрнең осталыгына бәйле.