+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
9 февраль 2016, 02:00

10 февраль. “Үлде шагыйрь – намус тоткыны... ”

Гүзәл әсәрләре ничә буын русиялеләрне һәм барлык дөньяны сокландырган, уйландырган һәм киләчәктә дә таң калдырачак Александр Сергеевич Пушкинның гомер юлы атылган йолдыз эзедәй кыска һәм якты. Шагыйрьгә Ходай Тәгалә ярсу хисләргә сәләтле кайнар йөрәк, тарих төпкелләрен айкар үткер акыл, матурлыкка гашыйклык, күңелен канатлы коштай күккә чөярдәй ярату хисен һәм башка сирәк сыйфатларны мулдан биргән. Аның бакыйлыкка күчүе дә тетрәндергеч.

Моцарт янында Сальери булган кебек, Пушкин янында Дантесның пәйда булуы да көтелмәгән хәл түгел — талант янында көнчел кеше һәрчак табыла. Француз Жорж де Геккерн (Дантес) Нидерландның Санкт-Петербургтагы илчесе Луи Геккерн гаиләсендә туган. Дантес Пушкинның хатыны Наталья Николаевна белән 1835 елда таныша һәм яшь, чибәр гашыйк офицер ролен теләп башкара. Пушкин исә үзе сарай тормышын яратмый, югары даирәдәге абруйлы затлар да аны өнәп бетерми. Гайбәт, аноним хатлар, астыртын көлү, чыш-пыш үз эшен эшли — Александр Сергеевич Дантесны дуэльгә чакыра.

Бу хәлдән соң бер атна үтүгә Жорж Дантес Наталья Николаевнаның сеңлесе Екатерина Гончаровага, ягъни Пушкинның балдызына тәкъдим ясый. Нәтиҗәдә, Пушкин дуэльдән баш тарта. 1837 елның гыйнварында Екатерина Гончарова Дантеска кияүгә чыга. Ләкин Пушкин белән Дантесның мөнәсәбәтләре һаман киеренке кала.

Югары җәмгыятьтә Пушкин һәм аның гаиләсенә кагылышлы “казарма каламбурлары” тарала башлагач, 7 февральдә Пушкин Геккернга хат яза. Хатның эчтәлеге тәүге конфликт вакытында, ягъни ноябрьдә үк уйланылып, аталы-уллы Геккерннарның намусына тия торган эчтәлектә була һәм Александр Сергеевич аларны үз йортында кабул итүдән баш тартуын белдерә. Шул көнне үк Луи Геккерн, улы Жорж исеменнән дуэльгә чакырып, сәркәтибе аша Пушкинга хат юл­лый. Шагыйрь хаттагы кырыс шартларны берсүзсез кабул итә һәм 1837 елның 8 февралендә (иске стиль белән 27 гыйнвар) Санкт-Петербург шәһәре читендәге Кара елга буенда Дантес белән очраша. Үлемечле яраланган Пушкинның пулясы Дантеска артык зарар китерми. Бөек урыс шагыйре А. С. Пушкин ике көннән вафат була.
Читайте нас: