Бу образ бөтен милләтләр мифологиясендә дә яши. Мәсәлән, татарлар аны идән астында яшәүче озын, ак киемле карт итеп күз алдына китергән. Ул — бик игелекле зат. Төнлә бишектәге сабый йокысыннан елап уянса, аны тибрәтеп йоклатып җибәрә, йон эрләргә ярата, савыт-сабаны чиста итеп юып куя. Гомумән, бу ия шапшаклыкны сөйми, тынычсызлана. Татар йорт иясенең сәер гадәте дә бар — ул шатыр-шотыр баш кашый. Шуңа төннәрен авыл өйләрендә кыштырдаган тавышлар ишетсәгез, аптырарга ярамый – димәк, иябез яраткан шөгыле белән мәшгуль.
10 февраль кичендә йорт иясенә атап табын корып, аны сыйларга кирәк. Моның өчен өстәлгә ак ашъяулык җәеп, өстенә яңа пешкән икмәк, баллы камыр ашлары яисә балык бәлеше кую мотлак. Сый янында татлы эчемлек булса, бигрәк тә яхшы. Шунда ук йорт иясенә бүләккә тимер акча, кәнфит-шикәр дә куела.
Иртәгәсен сый-нигъмәтләр кимеп, бүләкләр урыныннан күчсә, бу яхшыга юралган. Хуҗалар төшләрендә йорт иясен күрсә, бу аның рәхмәте буларак кабул ителгән. Димәк, йорт иясе алдагы елда да кешеләргә игелекле, ярдәмчел булачак. Шунысы да бар: гаиләгезгә авыр көннәр килсә, йорт иясеннән ярдәм сорап, өстәлегездә төнгә татлы ризыклар калдырыгыз. Күрерсез, файдасы булачак!