Әлеге чара өчен бу көн дә очраклы сайланмаган. Риваять буенча, нәкъ 11 февральдә Франциянең Лурд шәһәрендә Христос Анасы күренгән дигән ышану яши. Ул авыру кешеләрне савыктыручы символына әверелгән, чөнки үзенең икенче күренүендә шәһәрдә күпләрне чирдән арындырган.
Бу көнне бөтен дөньяда төрле авырулардан җәфа чигүчеләргә медицина учреждениеләре, социаль һәм сәяси оешмалар, аерым кешеләр тарафыннан теләктәшлек, сыйфатлы медицина хезмәте, шулай ук матди һәм рухи ярдәм күрсәтү зарурлыгын белдерү чаралары үтә. Сәламәтлеге какшаган кеше өчен иң мөһиме – рухи ярдәм, игътибар. Безнең һәркайсыбыз, кайгыртучанлык күрсәтеп, авыру кешегә ярдәм итә ала.
Һәрвакыт сәламәт булыгыз!