Велес – кешеләрне генә түгел, мал-туарны да яклаучы. Ул аеруча сыер малын үз итә. Шуңа күрә бу көнне хатын-кызлар, махсус йолалар башкарып, сыерлары яныннан үлем афәтен куган. Моның өчен йола әбиләре чәчләрен туздырып, сыер янына килгәннәр дә, таба төбенә каты итеп сугып, әҗәлне куркытканнар. Алар артыннан кулларына күсәк, урак, чалгы, табагач тоткан башка хатын-кызлар да ияргән. Имеш, үлем, бу “делегацияне” күргәч, авылны ташлап кача икән. Ир-атларга бу йолада катнашырга ярамаган.
Шуннан соң, славян хатын-кызлары бергә җыелып, әче бал эчкән. Бу көнне ирләренең аркасына киндер сугу тактасы белән “тамызып” алу да гаеп саналмаган. Шулай итсәң, имеш, сыерлар ел буена тыңлаучан һәм сөтле була. Бәйрәм табынына акмай, сөт ризыклары мотлак куелса да, сыер ите ашарга ярамаган.
Ахырда, йола әбиләренең муенына камыт кидереп, сөрән тагып, авылны ураганнар. Артыш ботагына ут элдереп, йорт-абзарларның почмакларын өч тапкыр төтәсләп чыкканнар. Шул рәвешле, торактан явыз рухлар куылган. Моңа охшаш йолалар төрки халыклар фольклорында очрамый.