+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
11 февраль 2016, 02:00

12 февраль. Уналтынчы президент

АКШның уналтынчы президенты Авраам Линкольн 1809 елның 12 февралендә ярлы фермер гаилә­сендә туып-үскән. Белеме – бер сыйныф. Калганы – эш тә эш, үзаллы уку. Юриспруденция төп шөгыленә әйлә-нә, сәясәт белән кызыксына башлый. Җир үлчәүче булып эшли, соңрак адвокат вазыйфасына имтиханнар тапшыра. Шуннан соң бер иптәше белән “Стюарт һәм Линкольн” дигән фирма ачалар һәм тиз арада халык арасында танылу табалар.

1837 елда Линкольн конституция, демократия, ил корылышы хакында әһәмиятле мәкалә белән чыгыш ясый. Бик көчле язма була ул, күп басмаларда дөнья күрә.

Линкольн президент булган чор – АКШ өчен катлаулы вакыт. Гражданнар сугышы, колларның азатлыгы өчен көрәше. Ул тарихка колларны азат итүче президент булып кереп кала. 1865 елда театрда спектакль барышында атып үтерелә.

Америкалылар Авраам Линкольнны бүген дә онытмыйлар – һәр елны зиярәт итәләр, каберенә чәчәкләр салалар. Аның исеме белән “Линкольн” автомобиле атап йөртелә.
Читайте нас: