Элек тә яучылык белән җор телле, үткен зиһенле кешеләр шөгыльләнгән. Бүген дә шулай. Башкалабыз Уфада гына дистәләгән таныштыру-кавыштыру агентлыгы эшләп килә, алар бүгеннән сине парлы итәргә әзер.
Әйтик, Уфаның Рихард Зорге урамында урнашкан “Гаилә хезмәте” ялгызларны парлы итү белән 20 еллап шөгыльләнә. Кызлар — бездән, ә кияүләр чит илләрдән эзләнә. Франция, Германия, Испания, Мисыр, Италия, Төркиядән тыш, башка чит ил кешесенә кияүгә чыгам дисәң — 4 мең сум акчаңны түлә дә, рәхим ит! Ике дистә елда 150ләп гаилә корылган.
— Башлыча кандидат сайлыйбыз, парлар хат алыша, социаль челтәрләр аша аралаша, видеоэлемтәгә чыга. Бераздан кияүне ике атнага кунакка чакырабыз. Аралашуда киртә тумасын өчен тәрҗемәчеләр әзер тора, — ди агентлык директоры Рима Әхкәмова. — Гадәттә, мондый танышу бер елга сузыла, аннары инде бергә калыргамы, әллә хушлашыргамы — парлар үзләре хәл итә. Тәҗрибә күрсәтүенчә, биш парның берсе гаилә коруга ризалык белдерә. Теләгәннәр чит илгә китә, кайберләре Башкортстанда кала, ике гражданлык алучылар да бар.
Киленнәр 25 яшьтән алып 65 яшькә кадәр икән.
25 яшьлек кызлар кияү таба алмый җәфаланадыр, дип уйлавы да читен. Хатын-кызның чәчкә аткан чоры бит! Ай-һай, чит илгә китү, бай кияү эләктерү теләге гаилә кору теләгеннән өстенрәк түгелме икән?
— Элек мин “кавыштыру агентлыгы” дигәнне бөтенләй аңлап җиткерми идем, — ди Башкортстанның халык артисты, җырчы Асия Смакова. — Балачактан ук, я булмаса, беренче күрешүдән гашыйк булуга ни җитә? Күзгә-күз карашулар, меңнәр арасыннан аны гына сайлавыңны тою, мәхәббәт хисендә януларны бернигә дә алыштырып булмый бит! Тарихтагысы инде, аңлашыла. Кыз баланың иркенә каршы төшеп, ата-аналар аны бай, кайчагында карт кияүгә бирергә тырышканнар. Мәхәббәтсез бәхетсез гаиләләр корылган. Ә бүген бит алай ирексезләүче юк, заманы башка!
Шул ук вакытта, бүгенге яшьләрне күзәтәм дә, аларга икенче яртысын табу авыр булуын аңлыйм. Иртән эшкә чыгып китәләр, кичкә кадәр бер үк коллективта кайныйлар. Аларга акча эшләргә, карьера булдырырга кирәк. Әгәр дә эшендә бер генә кеше дә күңеленә ятмаса, ә эштән соң вакыты булмаса, җиткән кызлар каян кияү табарга тиеш?
Уйласаң, чынлап та шулай бит! Бүген кызлар башта югары белем ала, яхшы эшкә урнаша, акча эшли, фатир алу хәстәрен күрә. Бу арада инде 30 яше дә тула һәм, ниһаять, ул ир эзләргә вакыт таба. Тик тиң булырдай юньле ирләрнең аны көтеп утырмаганлыгы аңлашыла — алар инде үз парларын күптән тапкан. Калганнар белән канәгатьләнергә яисә димчеләргә мөрәҗәгать итәргә генә кала. Һәм уңыш көтәргә.
Уфа кызы Ләйсән М. тарихын мисал итеп китерәсем килә. Ул башкаланың иң көчлеләрдән саналган 39нчы гимназиясендә тик “бишле” билгеләренә генә укыды, шул арада музыка мәктәбе тәмамлады, өлкән сыйныфларда өстәмә курсларда белем алды. Аннары беркемнән ярдәм, хуплау өмет итмичә, Мәскәүнең бер абруйлы югары уку йортында укыды, үз белгечлеге буенча эшкә урнашты. Кредитка Мәскәү яныннан фатир сатып алды, бүген хезмәт хакы — 100 мең сумнан артык. Бар да яхшы, әмма ул 25 яшендә әле һаман да ялгыз.
— Танышу сайтында теркәлдем, — дип серен чиште Ләйсән. — Бөтен туганнарым, дусларым күземне дә ачтырмый, кайчан кияүгә чыгасың, ахирәтләреңнең балалары үсеп бетте бит инде, диләр. Бер егет белән таныштым, хатлар алыштык, ошады да кебек. Беренче очрашуга барсам — теге миннән бер башка бәләкәйрәк!!! Тагын берәү белән танышып карадым. Икенче очрашуда ук мине гаиләсе белән таныштырырга теләде. Көненә әллә ничә тапкыр миңа картәнисенең, апа-абыйларының фотоларын сала. Очрашуларыбыз тулысынча диярлек аның гаиләсе турында сөйләшүдән тора. Кыскасы, аның белән дә эш пешмәде. Әле көтәм...
Танышу-кавышу сайтлары, әлбәттә, Интернет тулы. Анда кемнәр теркәлә, үзләре турында дөрес мәгълүмат бирәме, нинди максат белән танышу көтә — билгесез. Шул ук Интернет челтәрендә сайтларда танышучылар белән булган төрле хәлләр дә языла. Менә бер хат: “Мин дә танышу сайты аша бик җитди генә тоелган ир белән таныштым. Димче Татьяна аның исеменнән шалтыратып, кавыштыру агентлыгына очрашуга чакырды. Мин сайлаган ирне Татьяна хупламады, өч мең сум түләсәм, мине базага кертәчәген һәм, һичшиксез, лаеклы ир табачагын вәгъдә итте. Папкасын ачып күрсәткән иде — нинди генә асыл ирләр юк! Ә инде 89 мең сум акча түләсәң, бер елга “алтын карта” хуҗасы булып, иң-иңнәрен сайларга мөмкин иде. Мин өч мең сумда тукталырга булдым. Бер айда нибары... бер шалтырату, бер кандидат булды. Очрашуга барсам, кияүкәй миннән күпкә яшь, өйләнергә дә җыенмый икән, икәүләп кофе эчтек тә, рәхәтләнеп көлеп, хушлаштык. Килешүне таркаттык. Ә бер айдан булачак иремне очраттым. Димчем шалтыратты, ә мин инде кияүдә! Кыскасы, алдансам да, гаиләле булдым. Интернетта очрашулар турында еш укырга туры килә. Уңышлылары турында яучылар үзләре язадыр, дип уйлыйм...”
— Минемчә, кавыштыру агентлыклары бик кирәкле эш башкара, — дип үз фикерен белдерә Башкортстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, травматолог-ортопед Радик Нурлыгаянов. — Элек-электән шулай булган — парларны димләгәннәр, матур гына гаиләләр туган. Бөтен кеше дә җиңел генә танышып китә алмый. Дискотекаларга, башка күңел ачу өчен тәгаенләнгән урыннарга йөрмәсәң, яки бик нык оялчан булсаң, гомерең ялгызлыкта үтүе дә бар.
— Шәһәрдә яшәүчеләр турында әйтә алмыйм, авылда үзеңә пар табу күпкә авыррак, — ди Стәрлебаш районының ЗАГС бүлекчәсе начальнигы Роза Кәримова. — Бигрәк тә ялгыз ирләр күп. Туган нигездә яшиләр, әти-әниләре үлеп киткәч, алар тормышларын үзгәртергә кыймыйча, шулай ук көн күрүләрен дәвам итәләр. Аннары, иртә ирсез калган хатыннар да яңадан гаилә корудан куркып кала. Авылларда кавыштыру-таныштыру агентлыклары эшләсә, бик яхшы булыр иде, әмма бу эш белән бушлай шөгыльләнүче табылмаячак, ә түләүгә бәйле булса, бүгенге кыйммәтчелек заманында авыл кешесе моңа акча җиткерәлмәячәк.
— Димчеләр клубы аеруча пенсия яшенә якынлашып килүче кешеләр өчен бик кирәк, дип исәплим, — ди уфалы Галия Камалова. — Өлкән яшьтәге ялгызларның да игътибарга, назга, уртак уй-ниятләр белән янып яшәргә хакы бар. Олыгая барган саен бер-береңне хәстәрләү ихтыяҗы да арта. Балалары, оныклары иңнәренә йөк булып ятмау өчен дә алар үз шәхси тормышын корырга тиеш, минемчә. Әти-әнисе, дәү әти-дәү әнисенең парлы булып, үзен бәхетле, кирәкле итеп тоеп, тормыштан ямь табып яшәве алар өчен дә шатлык түгелмени?
Әмма күпләр димчеләр ярдәмендә үз тиңен табуга ышанмый. Бу очракта димченең һөнәри осталыгы, кешеләрне дөрес аңлый, күрә, аларга ихлас теләктәшлек итә белүе, үзенең дә югары кешелек сыйфатларына ия булуы зур роль уйный. Шуларга өстәп, ул үзен педагог, психолог, дипломат буларак та күрсәтергә тиеш. Шуңа күрә димчелек — җитди һөнәр, аны һәркем дә булдыра алмый.
Чынлап та, кеше үз бәхетен табу өчен бөтен ысулларны да файдаланырга, көрәшергә тиеш, дигән фикердә калабыз. Тау Мөхәммәткә килмәсә, Мөхәммәт тауга барган кебек, сез дә мәхәббәтегезгә таба кыю адым ясый аласыз... димче ярдәмендә! Ә аны гомерлек юлдаш итәсезме-юкмы, анысы инде икенче мәсьәлә...
Ә сез беләсезме?
* Агентлыклар аша чит ил кешесе белән гаилә корганнарның, әлбәттә, беркем дә исәбен алып бармый. Өйләнешүчеләрдән бигрәк, аерылышучылар санын исәпкә алып булмый. Шулай да, йөзләгән гаиләдән берничәсе генә шул рәвешле бәхет тапса да, кавыштыру агентлыклары үзләрен аклый. Системалы рәвештә үзеңә пар сайлау гомер юлдашы табу мөмкинлеген күпкә арттыра.
* Танышу сайтларында теркәлүче хатын-кызларның күпчелеге 30-35 яшьтә. Аларның күбесе бер тапкыр да кияүдә булмаган.
* Яучыга мөрәҗәгать итүче ирләрнең күпчелеге 30-45 яшьлек. Алар үзләренә яшь буенча тиңнәрне, 2-3 яшькә олыракны да эзли. Хәтта ун яшькә өлкәнрәк хатыннар белән очрашырга теләүчеләр дә бар. Мондый яшь аермасы — модада.