+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
13 февраль 2016, 02:00

Алар компьютерга мөкиббән!

14 февральдә бөтен дөнья компьютерчылары һөнәри бәйрәмнәрен билгели: нәкъ шушы көнне, 1946 елда, кулланучыларга беренче электрон компьютер ENIAC I (Electrical Numerical Integrator And Calculator) тәкъдим ителә. Аны хәрби расчетлар, планлаштыру, программалаштыру өчен булдыруда Америка армиясе матди ярдәм күрсәтә. Компьютер армиянең баллистика таблицаларын исәпләү өчен кирәк була. ENIAC I 1955 елга кадәр эшли, аннан аны сүтәләр.

Компьютерларга бәйле башка истәлекле даталар: 10 декабрьдә (1815) беренче программистка Ада Лавлейс туган. АКШның Оборона министрлыгы стандарты булып киткән программалау теле аның исемен йөртә. 19 июль — программистлар көне. Бу көнне Ада Лавлейс беренче программасын уйлап тапкан. 2 ноябрь — Хакер көне. Бу көнне 1988 елда Роберт Моррис, Интернет челтәренә вирус кертеп, рәсми мәгълүматлар буенча 6000 компьютерның эшен боза. 5 октябрь — югары технологияләр буенча белгечләр көне.

Компьютерчыларны бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз һәм компьютер алдында мөмкин кадәр азрак утырырга, күбрәк икенче яртыларына игътибар юнәлтергә киңәш итәбез!
Читайте нас: