+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
13 февраль 2016, 02:00

Гашыйк булыгыз!

Кышның соңгы аеның беренче ике атнасын тә­мам­лыйбыз, яз якынлаша, дуслар. Ә яз, билгеле, яңа дәрт, яңа өметләр, мәхәб­бәт дигән сүз. Бик күпләр өчен романтика иртәгәдән башлана. Чөнки иртәгә – 14 февраль, Гашыйклар көне. Яшьләрнең, студент­лар­ның, мәктәп укучыларының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе ул. Хәер, алар гына түгел, бу көнне йөрәгендә сөю дәрте булган өлкәннәр дә бер-берсенә символик бүләкләр ясый, романтик кичләр оештыра.

Изге Валентин көне 16 гасыр элек барлыкка килгән дип санала. Ул вакытта Рим императоры Клавдий II сугышчыларга өйләнергә рөхсәт итмә­гән, имеш. Гаиләле солдатлар җиңү, дан турында кирәк кадәр уйлый алмый, дип исәпләгән. Әлбәттә, кешеләр бер-берсенә гашыйк булмый яши алмаган. Император карарына каршы килеп, христиан рухание Валентин гашыйкларны яшерен рәвештә никахлаган. Алай гына да түгел, ул әрләшкәннәргә дуслашырга, мәхәббәт хатлары язарга, чәчәкләр тапшырырга ярдәмләшкән.

Әлбәттә, беркөн моны белеп калган император Вален­тинның яшерен гамәлен шунда ук туктатырга, ә үзен хөкемгә тарттырырга әмер биргән. Хәлнең барлык трагизмы бу вакытта Валентинның үзенең дә төрмә надзирателе кызын үлеп яратуында була. Җәзага тарттырылуга бер көн кала ул кызга искиткеч мәхәббәт хаты яза һәм “Си­нең Вален­тиның” дип имза куя. Валентин 14 февральдә хөкем ителә.

Шуңа 14 февраль – Га­шыйк­лар көне, ә бу көнне кеше­ләрнең бер-берсенә мәхә­б­бәттә аңлашып язган хатлары “валентинкалар” дип атала. Елдан-ел бәйрәм заманча төс ала бара. Кемнәрдер өчен бу көн хәзер уңышлы бизнеска этәргеч тә булды. Йөрәк формасындагы открыткалар, уен­чыклар, тортлар, шоколадлар һәм башка төрле бүләкләр тиз арада сатылып бетә. Мәсәлән, японнар бу көнне күбрәк шоколадка өстенлек бирә, французлар – асылташлы бизәнгечләр, ә даниялеләр киптерелгән ак чәчәкләр бүләк итәргә тырыша. Британиядә бу бигрәк тә кызык – кияүгә чыкмаган кызлар, 14 февральдә кояш чыкканчы торып, тәрәзәгә карап торалар. Беренче күргән егет кызның язмышы булырга тиеш, имеш.

Ә менә Согуд Гарәбста­нында бу бәйрәм зур штрафлар куркынычы астында катгый тыелган...

Безгә кайгырасы юк, дуслар, теләмәгәннәрне беркем дә бәйрәмне искә алырга мәҗ­бүриләми, ә теләгәннәр рәхәт­ләнеп күңел ача ала. Яшьләр өчен дискотекалар, бәйрәм чаралары бу көнне гөрләп тора. Сез дә яраткан кешеләрегезне тәмле сый, җылы сүз, мөм­кинлек булса, матур бүләкләр белән дә сөен­дерегез, дуслар. Ялгыз кешеләр дә боекмасын, бу дөньяда бөтенләй ялгыз булып булмый. Сөйгән ярыгыз яки тормыш иптәшегез юк икән, балалар бардыр, алар да булмаса, дуслар, күршеләр, хез­мәт­­тәшләр... Берәр тәмле торт тотып, якыннарыгызга барып керсәгез, алар һич тә боекмас, дип уйлыйм. Бергәләп утырып, дөнья хәлләре турында сөйлә­шеп, үзенчәлекле бәйрәмне искә алып, тәмләп чәй эчүгә ни җитә! Үз күңелебезне үзебез күтәреп, матур бәйрәмнәре бул­ган якты дөньяда яшәвебезгә сөенеп гомер кичерик. Гашыйклар сөйгән ярларының кадерен белсен, ә ялгызларга бәхетле мәхәббәткә тап булырга язсын! Гашыйклар бәйрәме, Изге Валентин көне белән!
Читайте нас: