+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
16 февраль 2016, 02:00

Игелек кыл да, суга ташла...

Кешегә күрсәтмичә, моның өчен хуплау яки бүләк көтмичә игелек эшләү һәркемнең дә кулыннан килми. Шуңа да андый кешеләр алтынга тиң. Календарьда шундый игелек күрсәтүчеләрнең хәтта көне дә бар — 17 февраль.

Әлеге Халыкара игелек көнен, башлыча, хәйрия оешмалары уйлап тапкан. 1998 елның 13 ноябрендә Токио шәһәрендә Япония, Австралия, Бөек Британия, АКШ, Канада, Сингапур, Таиланд вәкилләре конференция оештырып, бәйрәмне нәкъ шушы көнне үткәрергә карар кылган. Тиздән ул башка Европа илләрендә дә таралган, ә Русиягә, нишләптер, яңа гына килгән.

Бу көнне ничек билгеләргә соң? Кеше кайгысына битараф булмаска. Иң мөһиме — җавап көтмичә игелек кылырга! Кайбер илләрдә бу көнне танышларга гына түгел, чит кешеләргә дә чәчәкләр бүләк итү гадәте бар. Ким дигәндә өч кешегә комплимент ясарга кирәк. Әти-әниләрегезгә, дусларыгызга аларны бик яратуыгыз турында әйтегез, аларга рәхмәт белдерегез. Игелек көнен 17 февральдә генә түгел, мөмкин бул­ганча ешрак үткәрергә тәкъдим итәбез. Менә күрерсез, сез кылган яхшылыктан башкаларга гына түгел, үзегезгә дә рәхәт, күңелле булачак. Ягез, башладык!
Читайте нас: