+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
16 февраль 2016, 02:00

Татар меценатлары бүген дә бармы?

Меценатлар, багымчылар, иганәчеләр, хәйриячеләр... Төп эш-вазыйфаларыннан тыш, әдәбиятны, сәнгатьне, фәнне үстерүгә матди ярдәм күрсәтүчеләрне, туган ягына, халкына изге гамәлләр кылучыларны шулай дип атап йөрткәннәр. Ырынбур төбәгеннән бертуган сәүдәгәрләр Әхмәт, Мәхмүт, Габделгани Хөсәеновлар, алтын приисклары хуҗалары Садыйк, Шакир, Закир Рәмиевлар, Уфадан алпавыт һәм сәясмән, беренче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Сәлимгәрәй Җантурин һәм башка күп кенә милләттәшләребезнең исемнәре тарих сәхифәләрендә теркәлеп калган. Бу асыл затларыбыз мәчет, мәдрәсә, мәктәпләр, ятим балалар өчен приютлар салдырган, аларны үз акчаларына тоткан, китап, журнал, гәзит чыгарган, мөгаллимнәр, дин әһелләре, халык хуҗалыгы өчен белгечләр укыткан. Өметле егет һәм кызларыбызны алга киткән чит илләргә белем алырга җибәргән очраклар да күп булган

Читайте нас: