+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
18 февраль 2016, 02:00

Иң зур бүләк – китап

Әрмәнстанда китап бүләк итү көне 2008 елдан башлап билгеләнә. Ул Язучылар берлеге рәисе Левон Ананян башлангычы белән уздырыла башлый. 19 февраль – Әрмәнстанның күренекле язучысы, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Ованес Туманян туган көн. Ул 1896 елда дөньяга килгән. Әдәбиятка бик яшьли тартыла, егерме яшендә үк бик күп басмалар белән хезмәттәшлек итә. Аның шигырьләре, балладалары, прозасы ул илдәге һәр кешегә билгеле.

Бу көнне барлык ил буенча әдәби чаралар, язучылар белән очрашулар уза. Бәйрәмнең максаты – яшь буында китапка мәхәббәт уяту. Әрмәнстандагы гореф-гадәтләр буенча, бу көнне һәркем якыннарына китап бүләк итә.

Узган елда Русиядәге “Әдәбият елы” уңаеннан Башкортстанда да “Изге күңелдән китап” дигән чаралар уздырылды. Аның максаты – республикада нәшер ителгән басмаларны пропагандалау, китап аша яшь буынга тәрбия бирү һәм җәмәгатьчелекне китап укуга җәлеп итү. Әлеге чарага беренчеләрдән булып Язучылар берлеге идарәсе рәисе Наил Гаетбаев кушылды: ул, “Китап” нәшриятында чыккан басмаларны сатып алып, Баймак шәһәрендәге күпбалалы Әбүбакировлар гаиләсенә бүләк итте. Эстафетаны Башкортстанның халык артисткасы Таңчулпан Бабичева дәвам итте. Бу изге акция әле дә дәвам итә.
Читайте нас: