“Мирас” төшенчәсенә белгечләр сәяси һәм иҗтимагый яктан танылган археологик, тарихи һәм мәдәни объектларны кертеп карыйлар. Ягъни бәйрәм Канаданың матди, тарихи һәм мәдәни ресурсларына багышлана. Бу бәйрәм илнең тарихын, традицияләрен, казанышларын истә тотарга һәм кадерләргә, алар белән горурланырга чакыра. Нәкъ менә уртак мирас – кешеләрне берләштерүче, туплаучы зур көч. Ул халыкта Туган илгә мәхәббәт, ихтирам хисен тәрбияли, үткән, бүгенге һәм киләчәк арасында ныклы күпер сала.