+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
18 февраль 2016, 02:00

Президентлар көне

Америка Кушма Штатлары Президенты — дәүләт башлыгы, илнең иң югары сәясәтчесе, АКШ Армиясе һәм Флоты җитәкчесе. АКШ Конгрессы кабул иткән кануннарга вето хокукына ия. Вазыйфа 1787 елда кабул ителгән АКШ Конституциясе белән кертелә.

АКШның беренче Президенты — Джордж Вашингтон. Ул әлеге вазыйфага 1789 елда керешә. Илнең хәзерге Президенты — Барак Обама. АКШның 44нче президенты эшен 2009 елның 20 гыйнварында башлады.

Президентлыкка кандидат фәкать 35 яшьтән өлкәнрәк булган, АКШта кимендә 14 ел яшәүче ил гражданы була ала. 1951 елда Конституциягә кабул ителгән төзәтмәләр буенча бер үк кеше иң күбе 2 тапкыр Президент була ала.
“Президент көне”, “Президентлар көне”, “Вашингтонның туган көне” — АКШның федераль бәйрәме, ул 1880 елдан башлап 22 февральдә Джордж Вашингтонның туган көнендә билгеләп үтелә. Кайбер штатларда 1861-65 елларда Президент булган Авраам Линкольнның туган көне – 12 февральдә бәйрәм ителгән. 1970 елда Конгресс АКШның элекке президентлары хөрмәтенә бәйрәм көнен тәгаенли, хәзер ул февральнең өченче дүшәмбесендә билгеләнә.
Читайте нас: