Бүген берничә илдә криминаль хәрәкәтләрдән зыян күрүче-ләрне яклауга юнәлтелгән законнар кабул ителгән һәм эшләп килә. Дөньяда аларга ук ярдәм итүнең 200гә кадәр программасы булдырылган.
Русиядә ел саен 2 миллионнан артык кеше җинаятьчеләр корбаны була. Яшерен җинаятьчелекне тикшерү нәтиҗәләрен исәпкә алсак, аларның саны күпкә артачак. Бу шартларда зыян күрүчеләрнең хокукларын яклау, аларга юридик, матди, әхлакый, социаль-психологик, медицина һәм башка ярдәм күрсәтү аеруча мөһимгә әйләнә. Шуңа күрә Русиянең бик күп төбәкләрендә бу көнне кеше хокукларын яклауга юнәлтелгән акцияләр үткәрелә.