Риваятьләр буенча, Гаутама 29 яшендә картлык, үлем турында уйлана башлый. Ул, гаиләсен калдырып, дәрвишлеккә китә, барлык вакытын дөньядагы бәхетсезлекләрнең сәбәпләренә төшенүгә, кешеләрне алардан коткару юлларын эзләүгә багышлый. Күп еллар дәвам иткән эзләнүләрдән соң, ниһаять, аның хыялында чын хакыйкать ачыла. Шушы вакыйгадан соң ул үзен Будда дип атый. Риваятьләр буенча, Будда — нирванага, ягъни яшәүнең барлык сыйфатларын тоюдан арыну халәтенә иң беренче булып керә алган кеше. Шушы халәткә керүне ул һәр кешенең яшәү максаты дип ышандырырга омтыла. Будда карашынча, кешегә дөнья мәшәкатьләреннән котылуның иң дөрес юлы — гыйбадәтханәгә (монастырьга) китү. Будда шушындый беренче монахлар ханәсен оештыручы булып санала.
Будда дине Һиндстан, Кытай, Япония, Монголия һәм Бурятиядә таралу алган.
21 февральдә Тибет буддачылары Балдан Лхамо – Дини тәгълиматны яклау көнен билгели. “Балдан Лхамо” — Тибет буддизмының Гелугпа традицияләрендә төп динне саклаучы булып тора. Ул 10 ачулы илаһлар арасында җеннәр белән идарә итүче һәм агуларны бетерүче илаһ.
Аның хөрмәтенә хурал (гыйбадәт) елның соңгы көнендә үткәрелә. Ай календаре буенча яңа ел алдыннан Балдан Лхамо җиргә төшеп, үзенең тарафдарлары янына килә, аларга илаһи көч бирә. Будда динен тотучылар Употсахи көнендә (ай календареның 25нче көне) һәм һәр айны Балдан Лхамога багышлап дацаннарда (гыйбадәтханәләрдә) һәм йортларда гыйбадәт кыла.