+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
20 февраль 2016, 02:00

Өченче сроктан баш тарткан

Һәр елның 22 февралендә Американың барлык штатларында да илнең беренче Президенты Джордж Вашингтонның туган көнен билгелиләр. Бу традиция Бөекбританиядән бәйсезлек алуга ике ел узгач – 1778 елдан башлана. Ул көнне бер хәрби оркестр Уэллей-Фордждагы Джордж Вашингтонның штабына килеп, берничә марш башкара. 1885 елдан дәүләт бәйрәме буларак билгеләнә.

Джордж Вашингтон 1732 елның февра­лендә дөньяга килгән. 12 яшеннән җир үл­чәүче булып эшли башлый. Хәрби хезмәт үтә. Америка колонияләрен азат итү өчен Бөекбританиягә каршы оешкан континенталь армия белән җитәкчелек итә. Американың беренче Президенты була, икенче срокка да сайлана. Өченче тапкыр сайланудан баш тарта. 1799 елда үзенең биләмәләрен карап йөргәндә, карлы яңгыр астында калып, суык тидерә һәм озак та тормый, шул өзлегүдән вафат була.

Джордж Вашингтон күренекле хәрби җитәкче һәм сәясәтче булу белән бергә, илдә аның кешелек сыйфатлары турында да бик күп тарихлар яши. Шуларның берсендә аның бала чагындагы чия тарихы телгә алына. Аңа караганда, әтисе Джорджка уенчык балта бүләк итә. Малай аның белән әтисенең яраткан чия агачын кисә. Атасы, ачуланып, гаеплене эзли башлагач, малай: “Мин алдаша белмим, агачны мин кистем”, – дип җавап бирә. Бу аның туры сүзле, намуслы булуы турында сөйли.

Илнең башкаласына, елга, күл, утрау, тау, урамнар, мәйданнар, уку йортлары һәм башка бик күп урыннарга аның исеме бирелгән.
Читайте нас: