Көзге – көндәлек тормышта еш кулланылучы, халык иҗаты әсәрләрендә һәм әдәбиятта тылсым көченә ия дип уйланылган әйбер. Бу табышмаклардан ук күренеп тора: “Гөл гөл эчендә, гөл пыяла эчендә, күк тә түгел, җир дә түгел, дөнья аның эчендә”; “Кечкенә генә Микитә бер кешене ике итә”. Әлеге табышмакларның җавабы бер – көзге.
Бу җиһаз – дөнья мифологиясенең дә үзәгендә тора һәм дөреслек, үз-үзеңне танып белү, эчкерсезлек, саф күңеллелек, чисталык, мәгърифәтлелек һәм күрәзәлек кылу символы булып хезмәт итә. Шуңа күрә явыз затлар көзгене яратмый да! Кара рухларның, сихерче карчыкларның көзгедә чагылмавын шуның белән дә аңлатырга мөмкин.
Христиан мифологиясендә Мәрьям-ана кулына көзге тоткан килеш сурәтләнә. Ул – сабый Гайса пәйгамбәрнең символы дип тә кабул ителә. Мәгълүм ки, урта гасырлар ахырына кадәр көзгеләрне ялтырый торган металлдан – көмештән яки бакырдан ясый торган булганнар. Шәрыкъ халыкларында көзгенең Кояш символы буларак кабул ителүе дә, бәлки, шуның белән бәйледер. Борынгы Шәрыкъ мифологиясендә көзге Җир асты патшалыгы атрибуты буларак күзаллана: аның ярдәмендә адәм балалары үлгәннәрнең эчке халәтен (гөнаһлы яки гөнаһсыз булуын) ачыклый. Христианнарда да, Исламда да кешенең йөрәге, җаны Аллаһны чагылдыручы көзге белән нисбәтле итеп күзаллана. Киңрәк мәгънәдә алганда, көзгедә кешенең асылы, “ул үзе” чагыла. Шуңа күрә көзге ватылу – килә-чәктәге бәхетсезлек, фаҗига билгесе буларак кабул ителә дә инде!
Хәер, көзге белән бары тик күңелсез, кире, каршылыклы күренеш-хәлләр генә бәйле түгел. Аңа карата башка төрле карашлар да яши. Күренекле тарихчы-галим Гамир Дәүләтшин, мәсәлән, түбәндәгеләрне яза: “Көзгеләрне су символы буларак күз алдына китереп, элек татарларда салыначак өй нигезе астына, янгыннан саклау чарасы буларак, көзге күмү йоласы яшәгән”. Татар халык иҗаты әсәрләрендә дә бу җиһаз катлаулы вазыйфа үти. “Урман каравылчысы” әкиятендә сөйлән-гәнчә, Егет, Диюнең сихерле көзгесен кулга төшереп, байтак уңышларга ирешә.
Көзгенең, әгәр шулай әйтеп булса, тискәре роле төрки-татар язма әдәбиятының иң борынгы үрнәге – Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасында бик үзенчәлекле чагылыш таба:
Әйа Йосыф, син көзгегә бактың бер көн,
Бик масайдың, ул көзгедә күреп күркең;
Әйттең: “Мин сатылыр бер кол булсам,
һичкем чын бәһамны түли алмас”, – дидең имди.
Күрәсең, әнә шулай масаюы нәтиҗәсендә, туган агалары аны бик арзан бәягә коллыкка сатып җибәрә дә инде. Һәмдәминең “Нәсыйхатнамә”сендә дә көзгенең ниндидер тылсым көченә ия булуы турында әйтелә. Әдәбият галиме Фәрит Яхин мәсьәләнең әнә шул ягына махсус тукталып үтә: “Шагыйрь, көзгегә карауны – хата дип бәяли икән, ул, мөгаен, төнге караңгыда көзгегә карамаска кушадыр. Чөнки шул бәетнең икенче мисрагында: “Көндезен күрсәң үзеңне, бул рева” дип әйтелә. Ягъни, кояш чыккач, кая да булса барыр алдыннан көзгегә карарга киңәш итә. Шуннан соң килгән шигъри юлларда караңгы өйдә ялгызың утырмаска кирәклеген яза, зәхмәт очрап, сары яфрак кебек сулачагыңны искәртә”.
Байтак әкият-дастаннарда көзге мәхәббәттә “ярдәмче” ролен дә үти. Үзбәк әкияте “Фәрһад белән Ширин”дә Егет Пәри кебек гүзәл кызны көзгедә күреп гашыйк була. Әмма бу мәхәббәт фаҗига белән тәмамлана. Бәлки, бу фаҗига дә көзгенең тискәре роле белән бәйледер: егет көзгедә гүзәл сылуның үзен түгел, нибары чагылыш-шәүләсен генә күреп кала бит!
Тылсымлы көзге образы төрки халыклар фольклорында күптән мәгълүм. Ул казахларның – “Апалы-сеңелле өч туган”, “Өч агай-эне һәм гүзәл Айсылу” әкиятләрендә, башкорт халкының – “Заятүләк менән Һыуһылыу” эпосында, татарның “Түләк” дастанында очрый. Сусылуга гашыйк булып, Су асты патшалыгына төшкән Заятүләк, бераз вакыт үткәч, табигый ки, үзенең туган җирен, тавын, тулпарын сагына башлый. Егетне бераз тынычландырыр өчен Сусылу егеткә көзгедән аның туган ягын, Балкан тавын (әйткәндәй, ул Башкортстанның Дәүләкән районында урнашкан), тулпарын күрсәтә. Тик бу гына Заятүләкнең күңелен хушландыра алмый. Нәтиҗәдә, алар Су асты патшалыгыннан Җир өстенә – Балкантауга чыгарга мәҗбүр булалар.
Бүгенге көндә байлар арасында Т777ТТ, Б111ББ рәвешендәге автомобиль, 252-252 кебек саннары кабатланып килгән телефон номерларына ихтыяҗ яшәсә дә, аның борынгы мифология белән бәйләнеше икеле. Бу, нигездә, башкалардан, гади халыктан бер баш өстен торып, үзеңнең “текә”-легеңне күрсәтергә омтылу билгесе генә. Аеруча “777”, “111” санлы номерлар аларның иясенең дәрәҗәсен, дөньяның артына тибеп яшәвен ассызыклап торды. Ә инде “888” саннары бәхет һәм байлык китерүче дип исәпләнде. Бары тик “666” саннарына гына “хөрмәт” булмады, чөнки ул хуҗа-сына бәхетсезлек алып килүче “иблис саны” дип саналды. Заманында хокук саклау органнарының аерым хезмәткәрләре моны кәсеп итеп алып, “текә” номерларны меңнәрчә сумнарга сата да башлаган иде. Кесә телефоннары салоннарында да, “гади” номерлар бушка бирелсә дә, саннары кабатланып килгән “матур”ларын 150-500 сумга сату оештырылды. Хәер, кулланучылар өчен моның практик файдасы да бар: саннары кабатланган номерлар бик җиңел истә кала бит. Димәк, такси, сәүдә-көнкүреш хезмәтләре күрсәткән оешмалар өчен алар, чынлап та, зур кыйм-мәткә ия. Кешеләр аларны җиңел исендә калдырып, ихтыяҗлары туса, иң башта шул номерларга шалтыратачак.
Хәзер инде Хөкүмәт моны үз контроленә алды. Дәүләт Думасына 2016 ел башында тәкъдим ителгән закон проектына ярашлы, саннары кабатланып килгән автомобиль номерлары аукционнарга чыгарылачак һәм алардан кергән акча ил бюджетын баетачак. Моңа шатланырга гына кирәк.
Йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк, көзге тормышыбызда нинди генә мөһим урын тотса да, ул беркайчан да тормышны, чынбарлыкны алыштыра алмый – бары тик аларны чагылдыра гына!