+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
20 февраль 2016, 02:00

“Мономер”га – 25 ел

“Салаватнефтеоргсинтез” җәмгыятенең “Мономер” заводы оештырылуга 25 ел тулды.

Аның рәсми туган көне булып 1991 елның 22 феврале саналса да, нефть химиясе 60нчы елларда ук үсешә башлый.
2005 елда биредә дөньяда тиңе булмаган күбекләнә торган полистирол чыгарыла башлый. Ул пенопласт, җылылык изоляциясе, төрле материаллар эшләүдә кулланыла.

Бүген “Мономер”ның өч зур үзәгендә, пропилен, пластмасса, спирт һәм пластификаторлар чыгарыла. Продукция күп кенә халыкара күргәз­мә­ләрдә югары бәя алды, кайберләре “Русия­нең иң яхшы 100 товары” исемлегенә кертелде.

Завод өчен кадрлар Уфа дәүләт нефть техник университетында, Русиянең башка уку йортларында әзерләнә. Яшь белгечләргә үсеш мөмкинлеге тудырылган. Белемлелек, эшләү теләге, һөнәри осталык һәрвакыт югары бәһалана. Күпләр эштән аерылмый өстәмә белем алырга, квалификация күтәрергә омтыла. Шундый белгечләр ярдәмендә ил икътисадын үстерүгә зур өлеш кертелә.
Читайте нас: