+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
20 февраль 2016, 02:00

Яңа ел бәйрәмнәре тәмам...

“Бәй, күптән бит инде!” — диярсез. Дөрес, алар 10 гыйнварда ук тәмамланды. Русиянең кайбер төбәкләрендә, әйтик, Чечен Республикасында, халык 2 гыйнварда ук эшкә чыкты. Ә менә кытайлылар өчен Яңа ел бәйрәмнәре бүген генә тәмамлана. Шушы уңайдан алар Юаньсяо фонарьлары бәйрәме оештыра.

Аның тарихы безнең эрага кадәр 206нчы гасырга ук барып тоташа. Бу чорда хакимлек иткән император Хань монахларның Будда каберендә җыелуы, аның хөрмәтенә фонарьлар кабызуы турында белеп кала һәм бу гадәтне бөтен илдә таратырга әмер бирә. Безнең эраның 10нчы гасырында фонарьлар төрле төстә була башлый, моннан тыш, бу көнне билгеләү өчен махсус татлы ризык – дөге һәм кипкән җимешләрдән шарчыклар әзерләнә. Кытайлылар бер-берсенә кунакка йөри, фонарьларга табышмаклар яза, аларга җавап тапкан һәркемгә бүләк әзерли, башка төрле күңел ачу чараларында катнаша.
Читайте нас: