+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
25 февраль 2016, 02:00

“Чүлдәге давыл” азатлык китерә

26 февраль – Кувәйтны азат итү көне – бәйсез дәүләт оештырылу уңаеннан билгеләнә. Тарихтан шул билгеле: 1897 елда Кувәйт шәехе яклау сорап Британия җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә.

1899 елда ике дәүләт арасында төзелгән килешүгә ярашлы, Британия илнең тышкы сәясәтен һәм иминлеген күзәтчелек итүне үз өстенә ала. Бу 1961 елга кадәр дә­вам итә. Арытаба Британия Кувәйтка тулы азатлык бирергә карар иткәннән соң, Ирак әлеге дәүләтне буйсындырырга ниятли. Кувәйтны АКШ, Бөек Британия, Согуд Гарәбстаны, Мисыр һәм башка илләр яклый. Фарсы култыгында 1990 елда башланган сугыш 7 ай дияр­лек дәвам итә. Алышлар Кувәйт, Ирак, Согуд Га­рәбстаны илләре территорияләрендә бара. “Чүлдәге давыл” дип аталган операция 1991 елның гыйнварында башлана һәм 41 көн дәвам итә, Кувәйтны азат итү бе­лән тәмам­лана.
Читайте нас: