+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
25 февраль 2016, 02:00

Республика кайдан башлана?

Башкортстан флагы — республиканың дәүләт символы. 1990 елда республиканың Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итү аның яңа рәсми атрибутларын — Дәүләт флагын, гербын һәм гимнын кабул итү зарурлыгын билгеләде. 1992 елның 25 февралендә Башкорт ССРы Югары Советы республиканың исемен үзгәртү турында закон кабул итте һәм, аңа ярашлы, ул Башкортстан Республикасы дип үзгәртелде, республика дәүләтчелегенең рәсми символларының берсе — яңа флаг расланды. 1993 елның 12 октябрендә Башкортстанның Дәүләт гербы һәм гимны кабул ителде.

Башкортстанның Дәүләт флагын рәссамнар Урал Мәсәлимов һәм Ольга Асабина ясаганнар. Дәүләт флагында зәңгәр, ак һәм яшел төсләрдәге горизонталь тигез буйлы полосалар, уртасында сары түгәрәк эчендә сары төстәге курай чәчәге төшерелгән. Зәңгәр төс күк йөзен, гаделлекне һәм уй-ниятләрнең сафлыгын аңлата. Ак төс республика халыкларының тынычлыкны һәм татулыкны сөюен белдерә. Яшел төс азатлык һәм тормышның мәңгелеген билгели. Курай чәчәге — дуслык символы, аның җиде таҗы, риваять буенча, Башкортстан халыкларының берләшүенә башлангыч салган җиде ыруга ишарә.

Узган елларда Башкортстанның Дәүләт флагы респуб­ликаның дәүләт һәм иҗтимагый тормышының аерылгысыз атрибутына әверелде. Ул республикадан читтә дә билгеле — илнең төрле төбәкләрендәге Башкортстан вәкиллекләре биналарында җилферди, якын һәм ерак чит илләргә баручы рәсми делегациялә­ребезнең юлдашы булып тора.
Читайте нас: