+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
27 февраль 2016, 02:00

Ханой – Пекин – Мәскәү – Берлин...

1955 елның 28 феврале Ханой – Пекин – Мәскәү – Берлин тимер юлының туган көне булып санала. Тимер юлның салына башлавы Вьетнам Социалистик Республикасында сугыш тәмамланып, тыныч тормышка күчү еллары белән бәйле.

Мөстәкыйльлеккә ирешкән Вьетнам сугыштан соң төзекләндерү эшенә ныклап керешә. Хуҗалыкны тергезүдә, әлбәттә, юллар зур әһәмияткә ия. Беренче тимер юл Ханой белән Пекин шәһәрләрен тоташтырып кына калмый, Азиядән Европага сузылачак яңа “ефәк юлы”ның башлангычы була – ҺиндоКытай ярымутравының көнчыгыш өлешен Берлин белән тоташтыра. Дөрес, бу маршрутны тулысынча үтүчеләр генә сирәгрәк. Чөнки Мәскәүдән Пекинга бару өчен генә дә биш көннән артык вакыт кирәк.
Читайте нас: