Фабрикада ун ел хезмәт иткәннән соң, үзенең тәмәке җитештерү компаниясен ача. Хаммерштайн житештерүне үстерү өчен үзе дә җиһазлар, корылмалар уйлап чыгара. Ул – дөньядагы иң беренче тәмәке төрү машинасы авторы. Бу кеше театр сәнгатенә һәрдаим матди ярдәм итеп тора. 1889 елда үзенең тәүге театрын ача. Оскар Хаммерштайн үз гомерендә барлыгы дистәдән артык музыка һәм опера театрлары ача. Үзе дә лирик шигърият белән мавыга, аның сүзләренә барлыгы 850 җыр язылган. Ул үз исемендәге кешеләр арасында Оскар премиясе алган бердәнбер лауреат. Язучы, продюссер, бик күп мюзикллар авторы – 1941 һәм 1945 елларда иҗат иткән җырлары өчен бу премиягә лаек була.
Оскар Хаммерштайн 65 яшендә ашказаны шешеннән вафат була. Үлеменнән соң Бродвейда куелган “Музыка авазлары” мюзиклы буенча төшерелгән фильм да Оскар премиясенә лаек була.