+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
27 февраль 2016, 02:00

Үз туксаны туксан

Светлана Аллилуева – Иосиф Сталинның кызы, ул 1926 елның 28 февралендә туган. Светлана Мәскәүнең 25нче мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. Мәскәү дәүләт университетына кабул ителеп, филология белгечлеге буенча укый башлагач, авырып китә. Сәламәтләнгәч, укуын тарих факультетында дәвам итә, Германия тарихы белән шөгыльләнә.

КПССның Үзәк Комитеты каршындагы аспирантураны тәмамлый, филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала. Әдәби мөхәррир, инглиз теленнән тәрҗемәче булып эшли. Берничә хезмәтне, шул исәптән инглиз философ-марксисты Дис Льюс эшләрен, тәрҗемә итә.

1944 елда абыйсы Василий Сталинның сабакташы Григорий Морозовка кияүгә чыга. Соңрак бу никах И. Сталин таләбе буенча таркатыла. Бу никахтан уллары туа. 1949 елда С. Аллилуева Юрий Ждановка кияүгә чыга, аларның кызлары дөньяга килә.

1967 елда С. Аллилуева Һиндстанга китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Соңрак ул болай дип яза: “Кайтмау сәбәбе сәяси хәлләр белән бәйле түгел, ә гап-гади кеше мотивлары белән аңлатыла. Һиндстандагы дустымны җирләргә киткәндә мин бер айдан кайтырмын дип уйлаган идем.”

Бераздан ул Көнбатышка күченә, Швейца­риядә туктала, аннан АКШка күченә. 1970 елда кияүгә чыгып, кыз бала тудыра. Чит илдә С. Аллилуеваның матди ягы уңышлы хәл ителә. 1967 елда ул “Якын дуска егерме хат” әсәре бастыра, анда Кремль тормышы, атасы турындагы хатирәсе бәян ителә. Бу язманы Гамбург шәһәренең “Шингель” басмасы 480 мең маркага (122 мең доллар) сатып ала. Туган илдән киткәч, әнә шул каләмхакка, төрле оешмалардан кергән хәйрия акчаларына, язучылык исәбенә яши.

1982 елда – АКШтан Англиягә, тагы ике елдан СССРга күченә. Матбугат конферен­цияләренең берсендә “Көнбатышта яшәгән бер генә көнем дә ирекле-азат булмады” дип бел­дерүе сенсация тудыра, ул чактагы идео­логларның йөрәкләренә “сары май” булып ята. С. Аллилуевага тиз арада совет гражданлыгы бирәләр, ләкин 1967 елда ташлап киткән улы белән дә, кызы белән дә уртак тел таба алмый. Совет хөкүмәте белән дә мөнәсәбәтләре катлаулана башлый. Тынгысыз җан тиздән Грузиягә күченеп китә. Мәскәү күрсәтмәсе буенча, аңа бөтен шартлар булдырыла: ике бүлмәле яхшы фатир бирәләр, акчалата ярдәм итәләр, махсус тәэминат, автомобиль дә була. Кызы мәктәпкә йөри, ат спорты белән шөгыльләнә, махсус укытучылар урыс һәм грузин телләренә өйрәтә. Грузиядә дә хакимият белән мөнәсәбәтләр катлауланганнан-катлаулана бара, ханым торган саен күбрәк дәгъвалар белдерә, үзенә карата аерым мөнәсәбәт таләп итә. Тулыр-тулмас ике ел яшәгәч, КПСС Үзәк Комитетына СССРдан китәргә рөхсәт сорап хат яза. М. С. Горбачев катнашлыгында бу теләге тормышка аша.
Америкага күчкәч, ул Висконсин штатында төпләнә. Әмма журналистлар аны Лондонда картлар йортында табалар, бүлмәсенә түләү өчен ярдәм сорап йөргән чагы була. Кызы Ольга Питерс АКШта үзаллы тормыш көтә. 2008 елда Ольга “Россия” телеканалына “Светлана Аллилуева һәм аның ир-атлары” дигән интервью бирә. 2008 елда Светлана Аллилуева, байтак еллар журналистлар белән аралашмый торганнан соң, кырык биш минутлык “Светлана хакында Светлана” дигән документаль фильмда катнаша. Соңгы елларда АКШта, Мэдисон шәһәрендә яши.
Катлаулы язмышлы катлаулы шәхеснең кайбер цитаталарына игътибар итегез.

“Мин Русияне, совет Русиясен күралмадым. Беркайчан да анда кайтмаячакмын. Этник яктан урыс та түгелмен”.
“Кырык ел эчендә Америка миңа бернәрсә дә бирмәде. Күченеп йөрергә соң инде. Монда үләрмен, ахрысы.”
“Русиягә кайту белән Америка паспортларын тартып алдылар, нәрсә эшләргә, яки эшләмәскә өйрәтә башладылар. Безнең тирә-юньдә абсолют идиотлар, бер нормаль кеше юк”.

Ә Тбилисидан киткән чакта ул “Кыргыйлар” арасында яшәү туйдырды” дип белдерә. Бер башына урын тапмаган бәхетсез ханым...
Читайте нас: