+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Аргун мәхшәре

Моннан уналты ел элек – 2000 елның 29нчы феврале төнендә десантчыларның 76нчы Псков дивизиясенең 6нчы ротасы Чечен республикасында террорчылар белән бәре­лешә.

Вакыйга Аргун тарлавыгында була. Тигез булмаган алышта 90 кешелек десантчылар ротасы 3 меңгә якын бандитның юлын бүлә. Бәрелештә 700гә якын бандит, 84 десантчы һәлак була. Алышта бер десантчыга утызга якын бандит туры килә. Десантчылар гранаталары белән бандитлар төркеме эченә ташланып, аларны да шартлатып һәлак була. Сугыш берничә көн дәвам итә. Русия гаскәрләренең 2 марттагы һава-артиллерия һөҗүмен­нән соң гына бандитлар тауларга качарга мәҗбүр була.

Русия Президенты Владимир Путин указы белән алышта катнашкан 22 яугиргә (шуларның 21енә үлгәннән соң), “Русия Герое” исеме, 69 десантчыга (63енә үлгәннән соң) Батырлык ордены бирелә.

Хәрби-десант гаскәрләренең Псков дивизиясе яугирләрен искә алу көне 2013 елдан башлап билгеләнә.
Читайте нас: