+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Хәзер бәйрәмнәре дә бар...

Бүген тормышыбызны компьютердан, Интернет челтәреннән башка күз алдыбызга китерү кыен. Күпләрнең эш көне таң белән социаль челтәрләрне караудан башлана һәм кичке ял сәгате дә шулай үтә. Төрле сайтлар, электрон почта да тормышыбызны җиңеләйтте. Шул ук вакытта, бу хезмәтләр төгәл эшләсен өчен көч салучылар барлыгын да онытырга ярамый. Алай гына да түгел, 2011 елдан башлап, Русиядә хезмәт эшчәнлеге Интернет белән бәйле булганнар һөнәри бәйрәмен билгели башлады.

Хостинг-провайдер көне 1 мартта билгеләнә. Белешмә өчен: хостинг – Интернет челтәрендә мәгъ­лүмат урнаштыру өчен урын тәкъ­дим итү. Әлбәттә, бу хезмәт төре үзеннән-үзе генә килеп чыкмаган. Идея авторлары – “ХостОбзор” фирмасы җитәкчесе Петр Паламарчук белән ФИЛАНКО компа­ния­ләре төркеме бүлеге җитәкчесе Матвей Алексеев.

Әлегә бәйрәм ил дәрәҗәсендә билгеләнми. Ә менә интернет-хостинг хезмәтләре тәкъдим итү белән шөгыльләнүче күп кенә компанияләр һөнәри бәйрәмне хуплаган. Югары технологияләр тормышыбызга көн­нән-көн ныграк үтеп кергәнлектән, киләчәктә бу бәйрәмнең дә абруе артыр, дип ышанырга кирәк.
Читайте нас: