+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Исеме үзгәрде, җисеме калды

2010 елның 6 августында Русия Президенты милицияне полициягә үзгәртергә тәкъдим итте һәм “Полиция турында” яңа закон проекты турында фикер алышырга чакырды. Проект 2002 елгы реформа сәясәтен дәвам итү булып тора. Криминаль милиция һәм җәмәгать хәвефсезлеге милициясе институтлары бетерелә. Закон проекты буенча, полиция, төбәк властьларына буйсынган милициядән аермалы буларак, Федерация субъекты белән бәйләнмәгән.

Фикер алышуда 4 миллионга якын кеше катнашты. Нәтиҗәдә, ул шактый үзгәреш кичерде. Әйтик, полиция хезмәткәрләренең гражданнарның җир участокларына һәм торакларына тоткарлыксыз үтеп керә алуы турында положение юкка чыгарылды. Полициянең “законлылык презумпциясе”, ягъни полиция хезмәткәренең таләпләре һәм кылган гамәлләре киресе исбатланганга кадәр законлы булып исәпләнә, дигән кагыйдә тәнкыйть утына тотылды.

Оппозициядә торучы берничә сәяси партия һәм җәмгыятьнең кайбер катламнары тәнкыйтенә карамастан, закон проекты беренче укуда кабул ителде. Русиядә милиция полициягә рәсми рәвештә 2011 елның 1 мартыннан үзгәртелде.
Читайте нас: