Галимнәр фикеренчә, алар, чыннан да, үзләрен хуҗалары дәрәҗәсенә куя, кайберләре алардан өстенрәк тә бәяли икән. Ышанмасагыз, берәрсенә шелтә белдереп карагыз, күрерсез ул яшел күзләрдәге тәкәббер ачу очкыннарын! Имеш, “Торасың шунда акыл өйрәтеп, бахыр Адәм баласы!” Бигрәк тә бу ана песиләргә хас. Ә ата мәченең колак артын кашысаң, сыртыннан сыпырсаң, эри дә китә инде, сырпалана башлый, кулны ялап алырга да күп сорамый. Кемне хәтерләтә соң әле?! Кайбер ышануларга караганда, мәчеләргә үлгән кешеләрнең җаннары күчә, ди бит. “Бигрәк үземнең Хәтмуллама охшагансың!” дип, Хөббениса түти әтәченә, Фәтхенисаттәй мәчесен орышкан, ди...
Ә мартның беренче көнендә мәчене орышу түгел, аңа кырын да карарга ярамый, чөнки бүген Бөтендөнья мәчеләр һәм Русиядә Фелинологлар көне билгеләнә. Төн буе күрше “кызы” белән мыраулап, сезгә дә йокы бирмәгән, үзе дә йончып кайтып кергән Мыекбайны ничек орышасың инде? Хөббенисаттәй әтәченә җим салган кебек, Фәтхениса түтигә дә тәлинкәгә сөт салып, каймак савытын ачыбрак куясы гына кала.