Искә алсагыз, февральнең соңгы көннәрендә һава торышы үзгәрүчән була: әйтерсең, табигатьнең ягымлылык һәм явызлыкны чагылдыручы ике көче сынаша. “Баһадир”ларга кайбер елларда берничә атна көрәшергә туры килә. Шуннан, 21 мартта, көн белән төн тигезләшкәндә генә Кояш җиңү яулый, Язбикә тулы хокукына керә.
Яз турында шундый легенда яши. Берзаман Кояш җиргә сылу кыз кыяфәтендә төшкән. Кояшның җырлап-биисе, күңел ачасы килгән, ди. Явыз Елан аны, урлаган һәм үзенең сараена бикләп куйган. Шул вакытта кошлар сайраудан туктаган, балалар көлү һәм күңел ачуны онытырга мәҗбүр булган. Дөнья сагыш һәм моң-зарга баткан. Бер кыю егет Кояшны коткарырга теләк белдергән, ди. Ел буе ул Еланның сараен эзләгән икән. Ниһаять, тапкач, Еланны алышка чакырган. Көн-төн көч сынаша торгач, егет, Еланны җиңеп, Кояшны иреккә чыгарган. Дөнья шундук яктырган, иркәләгән кояш нурларыннан табигать җанланган, кешеләр шатланган. Ләкин батыр егет кенә язны күрә алмаган. Аның җәрәхәтләреннән каны ак карга аккан... Кар эрегән җирдә яз хәбәрчеләре – ак умырзаялар һәм кызыл таплы чәчәкләр калкып чыккан...