+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кыска итәк – матур бигрәк

4 март – мини-итәк туган көн.Озынлыгы тездән 15 сантиметрга өстәрәк булган итәк мини-итәк булып санала. Аның килеп чыгышын 60нчы еллардагы Британия модельер-дизайнеры Мэри Куант белән бәйлиләр. Кемнәрдер аны француз модельеры Андре Курреж уйлап тапкан дип тә саный. Бөтенләй башка исемнәрне дәлилләүчеләр дә бар. Шулай да кыска итәкне бик борынгы вакытлардан ук биюче, циркта эшләүче һәм башка шундый “җиңел-җилпе” һөнәр ияләре булган гүзәл затлар кигәне билгеле.

Мэри Куант Лондонда кием кибете тота. Ул 50нче еллар ахырыннан кыскартылган кием модельләре белән тәҗрибәләр үткәрә башлый һәм 1965 елда мини-итәк уйлап таба. Бу мода зур тизлек белән тарала башлый. Ә Курреж уйлап тапкан итәкләр сылашып тора һәм аларны ак итекләр яки гольфлар белән кияләр. 1965 елда ат чабышлары вакытында инглиз моделе Джин Шримптонның да тамашачыларның һушын алып, искиткеч кыска күлмәктә чыгыш ясавы мини-итәккә популярлык өсти.

70нче елларда мини-итәкне озын “макси” һәм “миди”лар алыштыра башлый, шулай да 80нче елларда кыска итәккә янә мода кайта. Хәзер кем ничек тели шулай киенә. Кыска итәкләрне үз итүчеләр дә җитәрлек. Иң мөһиме – киемең үзеңә килешеп торсын һәм күңел халәтеңә туры килсен!
Читайте нас: