+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Япуннар туп кына атмый

“Мин сөйлим Япун белән Кытайны, ә син Хөббениса түтәйне!” дисең инде... Япунны сөйләргә телең бармы соң? Хинамацури, хина нингё, хинакадзари! Белдеңме? Үзең син хиси моти!Ну бу тел белмәүлекне! Безгә авазлар җыелмасы булса, японнар өчен иң гүзәл һәм татлы сүзләр бит болар. Хинамацури – Япониядә билгеләнүче төп бәйрәмнәрнең берсе – Кызлар көне. Аның Курчаклар көне дигән исеме дә бар.

Һәр елның 3 мартында кызлар үстергән гаиләләр “хина нигё” курчакларны “хинакадзари” дип аталган баскычсыман тартмага куялар. Аның өч, биш яки җиде тактасы була, алар кызыл тукыма белән каплана һәм шәфталу чәчәкләре таҗлары белән бизәлә. Әлеге тартма куелган бүлмәне чия һәм мандарин агачлары, шарлар белән бизиләр. Бо­лар барысы да февраль аенда узган махсус “курчак базары”, ягъни Хина-но итида сатып алына.

Хинамацури бәйрәмендә кызлар чәчәкле кимоноларын киеп, бер-берсенә кунакка йөри, “хиси-моти”, “хина арарэ” атлы татлы ризыклар белән сыйлана, ак, баллы, аз алкогольле сиродзакэ эчемлегеннән дә баш тартмый. Бу көнне алар үзләрен аеруча тәртипле тота һәм ата-аналарын үзләренә матур тәрбия бирә алуы белән сөендерә.
Читайте нас: