Кассир — театрның йөзе. Иңнәрендә — зур җаваплылык. Аның кулыннан күпме акча уза! Димәк, кассир намуслы да, исәп-хисапта ялгышмаслык игътибарлы да кеше булырга тиеш. Әмма муеннан эштә булса да, кассирның хезмәтен күпләр күрми дә, тиешенчә бәяләми дә. Нәкъ менә шушы җитешсезлекне Петербургның “Приют Комедианта” театры тәкъдиме белән бетерергә карар кылынган — мартның беренче дүшәмбесе кассирлар бәйрәме дип игълан ителгән. Быел бәйрәм 7 мартка туры килә. Театр көне, хәтерегездә булса, 27 мартта билгеләнә.
Бәйрәмне уйлап чыгарган Петербург театры әллә ни билгеле түгел. Ул башка театрларда уңыш казана алмаган актерларны үзендә туплап, аларга иҗади ачылырга, үсәргә ярдәм итә. Кассирлар бәйрәмен билгеләү дә шулай игътибарсыз калган һөнәр ияләрен дәртләндерү йөзеннән булдырылган.
“Приют Комедианта” бу көнне кассирларга кыска эш көне булдырган. Билет сатучыны актерлар, театрның башка хезмәткәрләре тәбрикли, җитәкчелек матур сүзләрен кызганмый. Кассирларга бу көнне бүләкләр бирелә, ә иң яхшы эшләүчеләр махсус премия белән бүләкләнә.
— Ә мин бу бәйрәм турында беренчегә ишетәм! — ди Туймазы татар дәүләт драма театрының билет кассасы мөдире Регина Минапова. — Моннан соң билгели башлаячакмын!
Регина Фәрит кызы әлеге вазыйфада 5 ел хезмәт сала, эшеннән бик канәгать, театрга йөрүче тамашачыларның әдәпле, мәдәниятле булуы, ул эшләгән чорда билетлар сату буенча бер генә дә ызгыш-талаш, аңлашылмаучанлык чыкмавын әйтә. Театрда билет сату белән тагын ике кеше — администраторлар Әлфинә Хәмитова белән Финзә Габдрәфыйкова шөгыльләнәләр.
— Кассир — иң беренче чиратта, дипломат, яхшы психолог булырга, үз эшен, тамашачыны хөрмәт итәргә тиеш, — ди күп еллар дәвамында билет сату эшен уңышлы башкаручы театр кассиры Финзә Маних кызы. — Бәхеткә, Туймазы театрын бик яраталар. Шуңа кая барсак та, һәрчак залларыбыз тулы була. Ә бүген бит тамашачы өйдән чыкмыйча да спектакль карый ала. Телевизордан, Интернеттан теләсә нинди тамаша белән танышып була. Шуңа карамастан, халык спектакльләргә акча түләп, театрга килеп карауны хуп күрә. Әлбәттә, билет сатучының эше җиңел түгел. Соңгы вакытта гастрольләрдә 38 көн Казанда, 4 көн Уфада, 2 көн Мәскәүдә булырга туры килде. Кирәк икән, кайчан да юлга чыгарга әзербез.
Йөреп билет сатучылар үзләрен гомерлеккә ялгызлыкка дучар итә икән, дип уйлап куймагыз тагын. Финзә ханым бәхетле хатын да, өч бала әнисе, дүрт онык картәнисе дә. Өйдәгеләр аның эшенә аңлап карый. Бе-ләләр — изге эш белән йөри!
Әйткәндәй, кассирлар тарихы театрлар тарихы белән бәйләнеп, гасырлар төпкеленә барып тоташа. Беренче театраль тамашалар Борынгы Грециядә булып, шәраб һәм күңел ачу алласы Диониска багышланган бәйрәмнәрдән үсеш алган. Тора-бара Дионисны театр алласы дип үк йөртә башлаганнар. Театр дәүләт карамагында булганга, дәүләт билетлар сатуны да кайгырткан — җаваплы кешеләрне, шул исәптән кассирларны да билгеләгән. Димәк, һөнәр бик борынгы. Шунысы кызыклы, билет алырга акча җиткерәлмәгән ярлы кешеләр өчен аерым шартлар булдырылган, “тамаша акчалары” бүленгән, мохтаҗлар шулай итеп сәнгатьтән аерылмаган. Башта билетлар бөтенләй булмаган, әмма һәркем театрга килеп, яхшырак урынны эләктерергә уйлап, моның өчен хәтта талашып-сугышып беткәч, билетлар уйлап табылган. Әле дә шулай ич — билетлар җитмәгәндә залда тәртип аксый.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры директорының тамашачыны оештыру буенча урынбасары Равил Батыргәрәев белән кассирларга карата кабул ителгән таләпләр турында сөйләшәбез.
— Аерым таләпләр юк, — ди ул. — Театрның һәрбер хезмәткәре кебек үк, алар да югары мәдәниятле, һәркемгә игътибарлы һәм ихтирамлы булырга тиеш. Әлбәттә, кассирлыкка очраклы кешеләр алынмый, чөнки аларның эше зур матди җаваплылык белән бәйле. Кассир тамашачы белән сөйләшә, аның күңеленә керә, матди хәлен тоемлый, шуларны исәпкә алып спектакль, урын сайлаша. Безнең кассирлар вакыт сынавын узган, алар — ышанычлы хезмәткәрләребез.
Равил Ибәт улы шулай үз кассирларын мактаса, без, үз чиратыбызда, бу тынгысыз һөнәр ияләрен бәйрәм белән котлыйбыз. Уңышлар сезгә, хөрмәтле кассирлар!