-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ике дәвер арасындагы хәлиткеч вакыйга

Русиядә крестьян реформасының 155 еллыгы уңаеннан.1861 елның 19 февралендә Русия императоры Александр II “Алпавытлар карамагындагы крестьяннарны крепостной бәйлелектән азат итү турында”гы Манифестка кул куя. Тарихка “крестьян реформасы” атамасы белән кереп калган бу вакыйгага быел 155 ел тула. Шушы уңайдан беркадәр хәтер яңартып алу урынлы булыр кебек.

Крепостное право Алексей Михайлович патшалык иткән чорда кабул ителгән Собор уложениесе нигезендә 1649 елда кертелә. Һәм ул Русия империясе биләмәләрендә 200 елдан артыграк гамәлдә була. Крепостное право — ул крестьянны билгеләнгән җир участогына рәсми беркетүче һәм аны җирбиләүчегә турыдан-туры бәйлелеккә дучар итүче дәүләт законнарының тулы комплексы. Дөрес, крепостное право кертелгәнгә кадәр дә Русиядә крестьяннар ирекле яшәгән, дип булмый. Алар, җирбиләүчедән арендага участок алып, аңардан файдаланган өчен түләү кертергә мәҗбүр ителгән. Түләү көзге басу эшләре тәмамлангач, 26 ноябрьгә кадәр бер атна кала һәм шуннан бер атна соң кертелергә тиеш булган. 26 ноябрь тарихка “Юрий көне” буларак кереп калган.

Тиешле түләүне тулы күләмдә керт­кән крестьян шушы көндә башка җирби­ләүчегә күчү хокукыннан файдалана алган. Ә креспотное право исә крестьянны бу хокуктан мәхрүм иткән. Урысларда киң таралган “Менә сиңа, әби, Юрий көне!” дигән әйтем нәкъ шул вакытларда туган.

Крепостное право — крестьянны җиргә, дөресрәге, җир биләүчегә рәсми беркетү (урысча — прикрепить, крепить) сүзеннән алынган. Аның нигезендә җир биләүче крестьянны сатып алырга һәм сатып җибәрергә дә хокуклы булган. Бер алпавытның җирләре икенчесенә сатылган очракта, анда яшәүче крестьяннар да икенче хуҗа кулына күчкән. Тарихта һәм әдәбиятта алпавытларның тоташ авылларны бер-берсенә бүләк итүе, сатуы яисә кәрттә оттыруы турында бик күп мисаллар бар.

Алпавыт крестьянны сатып алган очракта, аны җир участогы һәм дөнья көтү өчен кирәк-ярак белән тәэмин итәргә бурычлы булган. Крепостное правоның колбиләүчелектән аермасы шунда. Тагын бер аерма — алпавыт­ның үз крестьянын үтерергә хокукы булмаган. Ләкин аерым җирбиләү-челәр моның белән исәпләшеп тормаган. Әдәбиятта бу хакта да мисаллар җитәрлек.

Крестьянның крепостной бәйлеле­ге Русия империясенең славян халыклары яшәгән төбәкләрендә киң таралган була. Шул ук вакытта төньяк өлкәләрдә, Себердә һәм казаклар яшәгән төбәк­ләрдә ул булмаган диярлек. Крепостной бәйлелек башкортларда да булмаган.

ХVII гасырның уртасыннан (ә крепостное право кертелгән 1649 ел нәкъ шушы чорга туры килә) Русиядә башкортлар яшәгән җирләрне “үз-ләш­терү” сәясәте көчәя. Басып алынган җир­ләрдә крепостьлар төзелә. Гасыр ахырында инде шундый 31 крепость булганы билгеле. Ныгытмалар тирәсен­дәге җирләр дворяннарга, монастырьларга, сәүдәгәр-ләргә, дәүләт хезмәтен­дәге вак чиновникларга бирелгән. Шушы юл белән ХVIII гасыр уртасына башкортлар үз җирләренең яртысыннан колак кага, ә ХХ гасыр башына алар үз җирләренең 20 процентында гына хуҗа була.

Басып алынган җирләргә Русия­нең үзәк өлкәләреннән крепостной крестьяннар күпләп күчерелә. Баш күтәрүләрдә катнашкан авыллар халкын да алпавытларга крепостнойлыкка бирәләр.

1858-59 елларда үткәрелгән 10нчы җанисәп нәтиҗәләреннән күренгәнчә, безнең якларда халык­ның 16 процентка якыны гына крепостной бәйлелектә була.

Крепостной крестьяннарда тырышыбрак эшләп, хезмәт җитеште­рүчән­леген арттыруга бертөр­ле дә этәргеч булмый. Чөнки аның барлык тапканын алпавыт тартып алып тора. Шул сәбәпле, Русия империясе икътисади яктан артта кала. Ә бу вакытта Европа илләрендә капиталистик мөнәсәбәтләр ныгый бара. Патшалар моны, әлбәттә, аңлыйлар. Александр I һәм Николай I крестьяннарны крепостной бәйлелектән азат итү зарурлыгы турында белдергәннәр, ләкин дворяннарга каршы чыгарга кыюлыклары җитмәгән, күрәсең.

Фәкать Александр IIнең генә крепостное правоны гамәлдән чыгарырга ихтыяр көче җитә. Моның өчен халык аңа “Азат итүче” дигән исем бирә. Әгәр ул вакыттагы вәзгыять таләп итмәсә, Александр да халыкны коллыктан азат итү өчен мондый “тырышлык” салмас иде, әлбәттә. Бу җәһәттән аның 1856 елның 30 мартында Мәскәү дворяннары белән очрашудагы чыгышы игътибарга лаек. “Крепостное правоны түбәннән бетерүләрен көтү түгел, ә өстән гамәлдән чыгару яхшырак!” — дип белдергән император.

Шулай булгач, крепостное правоны бетерүнең сәбәбе патшаның “әйбәт” булуында түгел, ә ХIХ гасыр уртасына Русия империясендә хуҗа­лык итүнең феодаль-крепостнойлык системасының тәмам яраксыз хәлгә килүендә, дигән нәтиҗә ясарга ныклы нигез бар. Моны раслау өчен кайбер саннарга күз салыйк. Бу вакытта дво­ряннар биләмәләренең 46 процентында крепостной крестьяннар саны 20 кешегә дә җитми, Русиядән чит илләргә ашлык сату күләме кискен кими. Рәхимсез изүгә түзә алмыйча, крестьяннар күпләп баш күтәрә башлый, “Пугач явы” яңадан күтәрелү хәвефе көчәя. Өстәвенә, Кырым сугышында җиңелү Русиянең хәрби-икътисади яктан бик нык артта калуын күрсәтә.

Шулардан чыгып, крестьян реформасын үткәрергә Александр IIне тормыш мәҗбүр иткән, дип кыю рәвештә әйтә алабыз.

Крестьян реформасының төп җитешсезлеге — ул Русиядә җир мәсьәләсен хәл итми. Рәсми яктан шәхси бәйсезлек алган крестьян үзаллы яшәү һәм эшләү өчен җирне алпавыттан сатып алырга тиеш була. Ырынбур өлкәсендә ул чорда җир­ләр күп, ә халык саны аз булганлыктан, крестьяннарга крепостной бәйлелектән котылу җиңелрәк була. Ә менә Русиянең үзәк өлкәләрендә күпләп баш күтәрүләр башлана, чөнки крестьяннарның алпавытлардан җир сатып алу мөмкинлеге булмый. Өлкән буын хәтерли торгандыр, без мәктәп­тә укыган елларда тарих дәреслек­ләрендәге кечкенә участокта сыңар аягында басып торучы крестьян рәсеме бик популяр иде.

Шулай да крепостное правоны бетерүнең уңай яклары күбрәк була. Ул Русияне модернизацияләү юлындагы төп каршылыкны гамәлдән чыгара: хезмәт базарында ирекле эшче көчләр барлыкка килә. Мондый хәл сәнәгатьне үстерүгә этәргеч була. Нәтиҗәдә, илдә базар мөнәсәбәтләре кертү мөмкинлеге туа.

Крестьян реформасы җәмгыять­нең социаль структурасын үзгәртүгә китерә һәм яңа реформалар үткәрүне таләп итә. Әлеге реформадан соң үткәрелгән финанс, земство, шәһәр, суд, хәрби, мәгариф, матбугат рефор­малары — моңа ачык дәлил.

Йомгаклап, шуны әйтергә мөмкин: 1861 елгы крестьян реформасының Русия империясе өчен әһәмияте гаять зур була. Ул ике дәвер — феодализмнан капитализмга күчүдә хәлиткеч роль уйный.

Рим Әхмәтов,
Башкортстанның атказанган
матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.
Читайте нас: