+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Барбига — 57 яшь!

Борынгы грек мифологиясен искә төшерик әле. Сынчы Пигмалион хатын-кызларны яратмаган. Ә бердәнбер көнне фил сөягеннән гүзәл кыз сынын булдырган һәм... үзе үк аңа гашыйк булган. Ул аңа бүләкләр биргән, кыйммәтле киемнәргә киендергән, тик Галатея аның хисләренә берничек тә җавап бирмәгән. Таш кебек катып торган да торган. Шунда алиһә Афродита бичара ирне кызганган һәм сынга җан өргән. Пигмалион Галатеяне хатынлыкка алып, балалары туган хәтта! Менә сиңа матурлык могҗизасы.

Кибет киштәләрендә Барби курчакларын күргән саен шул риваять искә төшә. Бу курчактагы буй-сын дисеңме, кием дисеңме! Патша кызлары гына киядер мондый затлы киемнәрне! Ишетеп белүемчә, кайбер кызлар, бу курчакларга охшарга тырышып, диетага утырган.

Кызларыбыз гади курчакларга әйләнеп тә карамый хәзер. Барби уенчыклар арасында иң зур популярлык яулаган. Кайдан килеп чыкты соң әле бу курчак?

Барбиның хуҗасы — дөньяда уенчыклар җитештерүче иң эре компанияләрнең берсе — Mattel. Бу фирманы 1945 елда ирле-хатынлы Рут белән Эллиот Хэндлерлар булдырган. Кызы Барбараның нинди курчаклар белән уйнавын күзәтә дә Рут, кызына багышлап, Барбины уйлап таба. Бу курчак шулкадәр зур популярлык яулый ки, ул Хэндлерларга зур табыш китерә. Курчакны билгеле модельерлар киендерә. Барбиның өй кирәк-яраклары күпләп сатыла. Аның Кен исемле дусты, ахирәте Мардж, сеңлесе Скиппер барлыкка килә. Барбиның чәчләре, тән төсе, һөнәре, милләте үзгәрә. Ул бөтен дөньяны яулап ала һәм Гиннессның рекордлар китабына эләгә. Балалы һәрбер йортта яши Барби. Нәкъ гаилә әгъзасы кебек. Быел 9 мартта Барбига... 57 яшь тула.
Читайте нас: