+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Диджей! Музыка куй!

Дискотеканы кем бәйрәмгә әверелдерә, тиешле тәртипкә сала? Әлбәттә, ди-джей! Ди-джей — күңел ачу кичәсендә төп кеше. иң популяр музыканы сайлый, тәкъдим итә. Үзләре җырлаучы ди-джейлар да бар. Үз һөнәренең остасы, һичшиксез, сезнең кәефне күтәрәчәк, онытылмаслык кичә оештырачак.

Елның-елында 9 мартта ди-джейлар көне уза. Хәер, бу аерым рәсми бәйрәм түгел, ә хәйрия акциясенең йомгаклау өлеше. Бу көнне бөтен дөньяда ди-джейлар катнашлыгында хәйрия чаралары уза. Дискотекалар үтә, аукционнарда пластинкалар сатыла. Барлык җыелган акча бәйрәмне оештыручылар — World DJ Fund белән Nordoff Robbins Music Therapy оешмалары тәкъдиме белән балалар йортлары ихтыяҗларына, балалар фондларына күчерелә. Бу чарага киңкүләм мәгълүмат чаралары белән бию өлкәсендәге билгеле сәхнә йолдызлары кушыла.

Әйткәндәй, ди-джей булу зур осталык таләп итсә дә, мондый һөнәр Хезмәт кодексында телгә алынмаган. Кеше гомер буе бу өлкәдә эшләсә дә, аның хезмәт кенәгәсенә “ди-джей” дип язып булмый.
Читайте нас: